Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ НИЧЕК БАЙЫЙ АЛА: ТАШЛАМАЛАР ҺӘМ МАХСУС ТҮЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ!

Бүген 25 гыйнвар. Димәк барлык имтиханнар инде бирелгән, әти-әнигә күрсәтергә дип зачеткалар фотога төшерелгән, «халява» кимендә 3 тапкыр чакыртылган, ә иң мөһиме – алда күптән көтеп алынган каникуллар башланган. Бу көнне төркем белән ничек кызыклы итеп үткәрү турында инде күп язылган. Шуңа күрә бу язмада  мин «студент» исеме нинди ташламалар бирә, студент билеты ярдәмендә уңай бәягә кайларга барып була, һәм институтларда, көллиятләрдә, техникумда укучылар өчен нинди түләүләр каралганы турында язармын!  

СТУДЕНТ БИЛЕТЫ

Студент билеты булган кешеләр льготалы, ягъни ташламалы категориягә керә. Аның ярдәмендә көндезге бүлектә укычы югары уку йорты, училище, көллият студентлары электричкаларда 50% ташлама белән йөри ала. Тик шуны истә тотарга кирәк – әлеге ташламаны 1 сентябрьдән  – июнь башына кадәр генә кулланып була.

Шулай ук әлеге ташлама шәһәрләр арасында йөрүче автобусларга да каралган.

Студентлар өчен Россиянең һәм шул исәптән Татарстанның төрле музейлары, күргәзмәләренә махсус ташламалар бар. Дөрес һәр оешма аларны үзе билгели, ләкин шуны истә тотыгыз – зур һәм дәрәҗәле музейларда ташламалар да зуррак. Мисал өчен Санкт-Петербургның «Эртимаж»ына һәм Мәскәүнең Третьяков күргәзмәсенә студент билеты билет белән 500 сум урынына 300 сум гына түләп керергә була.

Билетны шулай ук шәһәр паркларындагы төрле атракционнарда, прокатка әйберләр алганда кулланып була. Мисал өчен, Кабан күлендә катамараннар алганда аның ярдәмендә ташлама ясыйлар, ә Черек күлдә тимераякта шуарга телүче студентлар өчен прокат нибары 100 сум тора. Шулай ук студент билеты кинотеатрларда ташлама бирә, ә кайбер җирләрдә гомумән студентлар өчен бушлай показлар күрсәтәләр. Кыскасы, стундент билеты уникаль әйбер, аны гел үзегез белән йөртергә гадәтләнегез. Кая гына барсагыз да, нәрсә генә алсагыз да сатучыдан «ташламалар бармы» дип сорагыз.

ЮГАРЫ СТИПЕНДИЯ

Бу төр стипендия гади, ягъни академик стипендия алучыларга бирелә ала. Тик барлык студентларның нибары 10%ына гына мондый бәхет эләгә. Чөнки аны бары тик уку, иҗат, фән, спорт, иҗтимагый өлкәдә уңышлары булган студентларга гына бирәләр. Моның өчен җиңүләреңне раслый торган диплом, грамота, кәгазьләрне җыеп, деканатка илтеп бирергә кирәк. Тырышсагыз, актив булсагыз, сезгә дә бу бәхет эләгәчәк.

Шулай ук «президент стипендиясе» һәм «хөкүмәт стипедисе» дигәнннәре дә бар. Беренчесе олимпиадаларда, югары дәрәҗәдәге иҗади һәм фәнни бәйгеләрдә җиңгән, БДИны югары балларга биргән, халыкара форумнарда  җиңгән, файдалы әйберләр уйлап чыгарган студентларга бирелә. Мондый стипендияне күпчелек илнең икътисади үсешенә йогынты ясаган һәм шул өлкәдә укыган яшьләр ала. Аның күләме 15 меңгә кадәр җитә ала.

Ә хөкүмәт стипендиясен алу мөмкинлеге күбрәк студентларда бар. Моның өчен шулай ук фәнни, иҗади, спорт һ.б өлкәләрдә уңышлар булырга тиеш, шулай ук семестрны да күпчелек «5»ләргә ябарга кирәк.

МАХСУС СТИПЕНДИЯ ҺӘМ ТҮЛӘҮЛӘР

Авыр хәлдә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы гаиләдән булган студентлар өчен махсус түләүләр каралган. Моның өчен уку йорты сайтында күрсәтелгән документларны җыеп, деканатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә мондый студентлар гариза тутырып, мондый түләүләрне уку елы барышында ала.

ПРОФСОЮЗ

«Универ. Новая общага» сериалындагы Яна Семаканины хәтерлисезме? Ул үз институтының профсоюз җитәкчесе иде. Әлеге оешма ярдәмендә студентларның социаль түләүләр алу, санаторий, диңгезгә бару, хастахнәләрдә дәвалануга тотылган акчаның бер өлешен кайтарту, музейлар, театр, кинога бушлай билетлар алу мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик әлеге оешмага керергә кирәк. Тик шуны әйтеп китәргә кирәк, ай саен профсоюз синең стипендиядән күпмедер акчаны тотып калачак, бу – әлеге оешмада тору өчен түләү. Курыкмагыз, ул бик аз.

БӘЙГЕЛӘР

Студентлар өчен Татарстанда гына да йөзләгән бәйге бар. Аларда катнашу төрле бүләкләр бирә: транспортта йөрер өчен акча, проектны тормышка ашыру өчен грант, актив булуың өчен акчалата сертификат. Мондый мәгълүмат турында уку йортыгызның студентлар оешмасында күбрәк беләләр. Шуңа күрә аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

УКУ ӨЧЕН АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРУ

Түләүле нигездә укучы студентлар уку өчен сарыф ителгән акчаның 13% ын кире кайтара ала. Моның өчен махсус документларны җыеп, Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Студент булу бик күп ташламалар бирә. Тик алар еш кына яшерелгән була, һәм аларны табар өчен шактый  көч түгәргә кирәк. Шуңа күрә ялкауланмыйча, тырышып әлеге эшкә тотынсаң студент була торып та бай яшәргә мөмкинлек бар. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев