25 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
СТУДЕНТ НИЧЕК БАЙЫЙ АЛА: ТАШЛАМАЛАР ҺӘМ МАХСУС ТҮЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ!
Бүген 25 гыйнвар. Димәк барлык имтиханнар инде бирелгән, әти-әнигә күрсәтергә дип зачеткалар фотога төшерелгән, «халява» кимендә 3 тапкыр чакыртылган, ә иң мөһиме – алда күптән көтеп алынган каникуллар башланган. Бу язмада мин «студент» исеме нинди ташламалар бирә, студент билеты ярдәмендә уңай бәягә кайларга барып була, һәм институтларда, көллиятләрдә, техникумда укучылар өчен нинди түләүләр каралганы турында язармын! -
«УНИКС»та ҺӘМ КАЗАН ЯР БУЕНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ
Бүген Казанның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында студентлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтә. Чара 400дән артык студентны берләштерәчәк. Концерт 15.30 сәгатьтә башлана. Программада җыр, бию һәм театраль номерлар булачак. Студентларны Казан федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары котлаячак. -
«Ә СЕЗНЕҢ УКУ ЙОРТЫ КАЙСЫ ӘСӘР ДИЕП УЙЛЫЙСЫЗ?»: РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТЕЛЕГРАМДА СТУДЕНТЛАРНЫ КОТЛАДЫ
Студентлар көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында бәйрәм белән котлап, пост урнаштырган. Анда ул Казанның төрле югары уку йортларына мәгънә ягыннан туры килгән 7 танылган әсәрдән тышлык белән бүлешә.