МАЙНКРАФТ ГАЛӘМЕНДӘ КАЗАН, БИЛӘР, ЧАЛЛЫ, ӘЛМӘТ: «ТАТКРАФТ» БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең икенче турниры тәмамланды. «Майнкрафт» галәмендә үткән турнирда Татарстанның һәм Идел бу шәһәрләренең архитектур корылмалары төзелде. Биредә теләге булган һәркем катнаша алган.
«Таткрафт 2.0» узган елны үткән беренче турнирдан күпкә масштаблырак булды. Төзелгән биналар арасында КФУ институтлары корпуслары, «Миллениум» күпере, Петр һәм Павел чиркәве, «Татмедиа» бинасы, Әлмәтнең яңа мәчете, Яр Чаллының 2/18 (халыкта «Түбәтәй») бизнес-центры, Идел буе шәһәрләренең мәчетләре бар. Аеруча оештыручылар Биләр шәһәренең борынгы мәчете макетын аерып чыгардылар. Ул идеяны чынга ашырыр өчен киңәшче буларак Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Шакиров Зөфәр Гомәр улына һәм тарих фәннәре докторы Хуҗин Фаяз Шәрип улына мөрәҗәгать иткәннәр. Белгечләр ярдәме белән катнашучыларда мәчетнең сызымнары, тарихи документлары белән куллану мөмкинлеге булдырылды.

«Дөньяда «Build The Earth» проекты актив эшләп килә. Биредә катнашучылар Майнкрафт галәмендә бөтен дөньяны 1:1 пропорциясендә төзи. Без шунда Татарстан һәм Россиянең бик күп регионнары булмавын күрдек. Узган елның июль аенда «Таткрафт» проекты булдыру идеясе туды. Бу, беренче чиратта, дөньяга Татарстан, мондагы архитектура, милли үзенчәлекләр белән таныштыру максатыннан эшләнде»,-дип җиткерде бәйгенең төп оештыручысыэ, «Миллиард татар» хезмәткәре Илгизәр Вахитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев