КАЗАН МЭРИЯСЕ БУШЛАЙ ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Дәресләр хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен уздырыла. Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен оештырылган татар теле курсларына чакыра. Әлеге хезмәткәрләр халык белән турыдан-туры аралаша, димәк, алар өчен телне белү аеруча мөһим.
Курслар берничә дәрәҗәгә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.
Дәресләрне үткәрү октябрь аена планлаштырыла. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Аларны Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курс тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак. Телне яхшы белү әлеге хезмәткәрләргә кулланучылар белән элемтәне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ресторан бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә хезмәткәрләре өчен беренче тапкыр бушлай татар теле курслары Казан Мэриясе базасында 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылган иде.
Курсларга язылу өчен әлеге форманы тутыру кирәк.
Элемтә өчен телефон: 299-15-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев