ТАТАРСТАННЫҢ МИЛЛӘТЛӘРЕН МУЗЫКА ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘНҮ: КАЗАН МЭРИЯСЕ КОНЦЕРТ-ОЧРАШУ УЗДЫРА
1 ноябрь көнне 14.00дә Казанның 13 номерлы китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» концерт-очрашуы узачак. Чараны Казан Мэриясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештыра.
Казан консерваториясенең фольклор ансамбле – Идел һәм Урал буйлары территорияләрендә яшәүче халыкларның – татар, рус, мари, чуваш, башкорт, мордва, удмуртларның традицион җырларын башкара. Коллективның репертуары этнографик экспедицияләр вакытында ансамбльдә катнашучылар тарафыннан язып алынган үрнәкләрдән формалаша.
Тамашачыларның очрашуда күпмилләтле Татарстанның мәдәнияте, фольклор экспедицияләренең үзенчәлекләре белән танышып, традицион музыка коралларын һәм фольклор ансамбль башкаруында халык җырларын ишетергә мөмкинлеге булачак. Чара Татарстан халыклары традицияләре буенча белемнәрне тикшерүгә багышланган викторина белән тәмамланачак.
Концерт-очрашуга кадәр китапханә буйлап экскурсия дә уздырылачак. Экскурсия 13.45тә башлана.
Чарага керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев