ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРГА НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛИ: ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРОЕКТЛАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Казан яшь тамашачы театры 90 еллык юбилеена багышланган чараларына старт бирде! Аларның беренчесе булып, тамашачылар әзерләгән проектларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара питчинг форматында узды.
Ай башында Казан яшь тамашачы театры тамашачыларга киләчәктә театр белән башкара алырлык проектлар, спектакльләр, күргәзмәләр, чаралар, коллаборацияләр идеяләрен җибәрер өчен махсус бәйге игълан итте. Ай дәвамында килгән эшләр арасыннан 5 иң шәбе сайланып, 22 ноябрь көнне жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. Жюрида Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, театрның баш режиссеры Радион Букаев, директоры Айгөл Горнышева, тамашачылар белән эшләү бүлеге мөдире, әдәби бүлек мөдире, театрның юристы бар иде.
Тәкъдим ителгән проектлар арасында Казан песие турында әкиятләр циклын сәхнәләштерү, тамашачылар эмоцияләрен, сөйләүләрен актерлар импровизация жанрында башкарган спектакль, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән берлектә оештырылган спектакльләр бар иде.
Шулар арасыннан безнең укучыбызга инде таныш булган «Ихлас» студиясе сайланып алынды. Аларның максаты – актерлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән берлектә спектакльләр кую, театр чикләрсез дә була алуын күрсәтү.
Нәкъ менә ул проект театр режиссерлары, рәссамнары һәм актерлары белән берлектә тормышка ашырылачак.
Театрның тамашачылар белән шундый тыгыз элемтәдә булуы, аларны ишетергә тырышуы куандыра!
Полина Малых фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев