Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ГӨЛЬЯР ШӘЕМОВА: «МИНЕ КОЯШ ИЛҺАМЛАНДЫРА»
«Ялкын»ның йөзек кашы дигәндә, күпләрнең күз алдына соңгы биттәге әкиятләр киләдер. 2022 елның гыйнвар аеннан башлап ул әкиятләргә иллюстрацияләрне яшь һәм сәләтле рәссам кызыбыз Гөльяр Шәемова ясый башлады. Ул аларны махсус диджитал программада эшли. Бу язмада без сезне Гөльяр, аның иҗатка килүе, һәм ул эшли торган программалар белән таныштырырбыз! -
ТАТАР ТЕЛЕ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЕМИНАР: ЗАМАНЧА, ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ПРОДУКТИВ
21 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы узды. Аны Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештырды. Биредә шәһәр балалар бакчаларында эшләүче 500гә якын татар теле тәрбиячесе һәм балалар бакчалары мөдире катнашты. -
ЯЗ ГҮЗӘЛЕ 2022: ФИНАЛИСТКА ЛӘЙСӘН ХӘСӘНҖАНОВА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Казаннның Мәскәү мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Лаеклы исемне алыр өчен Казанның төрле югары уку йортларыннан 10 кыз көч сынашты. -
ЯҢА ВӘЗГЫЯТЬТӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ? БЛОГЕРЛАР ҮЗАРА ФИКЕР АЛЫШТЫ
Татарстан блогерлары төрле социаль челтәрләрдә үз брендыңны булдыру һәм бүгенге вәзгыятьтә аны саклап калу турында сөйләштеләр. -
СҮГЕНҮ: ӘДӘПСЕЗЛЕКМЕ, НОРМАЛЬ КҮРЕНЕШМЕ?
Бүгенге көндә цифрлы дөнья һәрберебез тормышында зур роль уйный. Интернет-технологияләр үсеше белән тормышыбызның зур өлеше онлайн мәйданчыкка күчте. Әлеге күренешне бүгенге дөньяның бер аерым характеристикасы дип тә билгеләп була. -
ӨЙ ЮАБЫЗ: 6 ЗАМАНЧА ҺӘМ УҢАЙЛЫ ҖИҺАЗ!
Ниһаять, яз! Бар дөнья җанлана башлады! Нәрсәдер эшлисе, яңартасы килә! Өстәвенә, хәзер күпләр стресс халәтендә, ә көндәлек эшләр, шул исәптән җыештыру белән шөгыльләнү башны ял иттерә. Яз җитүгә безнең халыкның бер шәп гадәте бар – өй юу! Шәһәрдә фатирларда да, авыл йортларында да яшәүчеләр тирли-пешә бар дөньяны җыештыра башлыйлар. Бу язмада мин сезгә әлеге процессны җиңеләйтер өчен махсус җиһазлар турында сөйлим! Киттек! -
КАЗАН ТЕАТР УЧИЛИЩЕСЫНЫҢ ТАТАР КУРСЫ СТУДЕНТЛАРЫ: «БЕРЕБЕЗ ДӘ МОНДА ЯЛГЫШ ЭЛӘКМӘДЕК!»
Казанда 100 ел тарихы булган, иң көчле сәнгать уку йортларының берсе – Казан театр училищесы эшләп килә. Инде ничәме-ничә еллар дәвамында ул бөтен республикага, илгә танылачак актёрлар әзерли. 100 ел эчендә бу уку йортында кем генә укымаган: Галина Кайбицкая, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин... Кыскасы, берсеннән-берсе бөек артистлар. -
КАЗАНДА ЯҢА БАЛАЛАР ТЕАТРАЛЬ СТУДИЯСЕ АЧЫЛАЧАК!
26 һәм 27 нче февраль көнне Казанның Сәйдәш мәдәни үзәгендә өр-яңа «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Әлеге студия Казан Мэриясе тарафыннан оештырылды. -
ГАФУ ИТЕГЕЗ, СЕЗ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘСЕЗМЕ?
2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. Ел дәвамында төрле чаралар үткәрелде, яңа проектлар эшли башлады. Без дә бу темадан читтә калмадык: яңа видеопроектлар башлап җибәрдек. Шуларның берсе – «УрамДА» ютуб каналы. Биредә татар телен белү белән бәйле экспериментлар, сораштырулар уздырдык. Нәтиҗәләрне бу язмада укыгыз! -
МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЙ-ФАТИРЫНА МИНИ ЭКСКУРСИЯ: ЭКСПОНАТЛАР ТУРЫНДА 6 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
15 февраль танылган шагыйрь Муса Җәлил тууына 116 ел! Журналыбызның барлыкка килүенә ул бик зур өлеш керткән. 1924 елда «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елны Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталган балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Бу язмада без сезне шагыйрьнең музеена кунакка дәшәбез, андагы кызыклы экспонатлар белән якынрак таныштырабыз! -
ЯШЬЛӘР+ ФӘН = УҢЫШ
Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Казан милли тикшеренү технология университеты оештырган «Путь к успеху» дип исемләнгән бүләкләү чарасы узды. Биредә университет оештырган олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләклиләр. -
КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: «УДИВИТЕЛЬНЫЙ ЧЕРДАК»
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында 2022 нче елның беренче премьерасы гөрләде. Спектакль Ирина Васьковская әсәре буенча язылган, ә аның режиссеры Лилия Әхмәтҗанова. Спектакльдә әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең һәм дөрес куллануның мөһимлеге турында сөйләнелә. Театр тамашачыга чормага кереп карарга һәм үз күзләре белән кайчандыр гаилә өчен бик мөһим булган предметларның тормышын күрергә тәкъдим итә. -
«ЕХАЛИ ТАТАРЫ»: АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА – АЛЬТЕРНАТИВ СЕРИАЛ
Салават Юзеев һәм Yummy Music лейблы бәйсез татар инди-музыкасы турында «Ехали татары» дип аталган веб-сериал тәкьдим иттеләр. -
СӘЛӘТТӘ ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР БАЛКЫЙ!
«Яшь йөрәкләр» – «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән чынга ашырыла торган театраль лаборатория. Аның максаты – киләчәк буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу. Лабораториянең катнашучылары – театр дөньясы белән кызыксынучы, үзен иҗат кешесе буларак күргән, сәхнә яратучы яшьләр. -
ТАТМЕДИА КОЛЛЕГИЯСЕ: НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ МАКСАТЛАР
«Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы 2021 елга нәтиҗәләр һәм 2022 елга куелган бурычлар турында киңәйтелгән утырыш үткәрде. Коллегиядә күтәрелгән кайбер мәсьәләләр, нәтиҗәләр һәм максатлар турында безнең язмада укыгыз!