ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА АЭРОБИКА БУЕНЧА ТРЕНИРОВКА УЗДЫРАЧАК
12 нче июль 19.00дә Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә аэробика буенча мастер-класс үтәчәк. Чараны Казан мэриясе оештыра. Аэробика буенча мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, теле-радио алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм тренер, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова үткәрәчәк.
Аэробика – гимнастика, бию һәм спорт күнегүләре синтезы. Бер яктан ул сәламәтлек өчен файдалы булса, икенче яктан – вакытны кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле итеп уздыру ысулы. Моңа өстәп, ул стресстан, арганлыктан да котылырга ярдәм итә. Аэробика белән шөгыльләнеп, мускулларны ныгытырга, үзеңне тонуста тотарга һәм координацияне яхшыртырга мөмкин.
Искәртеп үтик, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.
Ә бу юлы исә оештыручылар теләге булган, вакытынын файдалы һәм күңелле уздырырга теләүче һәркемне чакыра. Мастер-класска спорт киеменнән килү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев