Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
2022 ЕЛНЫҢ ЯҢА ТРЕНДЫ: ТАТАР ТҮГӘРӘКЛӘРЕ
Телеграмда «Татар түгәрәкләре» дигән канал барлыкка килде. Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә, илләрдә яшәүче татарлар көн дәвамында татар телендә төрле темаларга аралаша. -
«MARVEL» дан ДА ШӘБРӘК: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОМАНДАСЫ⠀
«Кадрлар резервы» үзенең яңартылган «Татарстан Республикасы командасы» дип исемләнгән проектын тәкъдим итә. Программа киләчәктә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләү өчен тиешле күнекмәләргә ия булган кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. -
САМОВАРЫҢНЫ КУЙДЫҢМЫ? ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ!
Татар әдәбиятындагы күп кенә әсәрләрдә менә бу фразаны ишеткәнегез бардыр. Ни өчен чәй татарларда шундый популяр? Ник аны нәкъ менә сөт белән эчәләр? Бу сорауларга җавапларны Татар Китабы йортында узган чәй эчү йолаларына багышланган кичәдә музей хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова сөйләп бирде. Хәзер без сезгә дә сөйлибез! Киттек! -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ – ХАЛЫКАРА КОНКУРСНЫҢ ФИНАЛИСТЛАРЫ!
ИКТ өлкәсендә Huawei Cup 2021 дип исемләнгән Евразия ярышларының сайлап алу сынаулары тәмамланды. Быелгы ярышларда 500дән артык уку йортыннан 20 меңнән артык катнашучы гариза биргән, тик шуларның нибары 120се финал ярышларында катнашачак. -
ДАНИЯ ХӘЛИМОВА: МИН ТОРМЫШЫМНЫ ИҖАТТАН БАШКА КҮЗ АЛДЫМА КИТЕРӘ ДӘ АЛМЫЙМ!
Бүгенге кием дә кешенең индивидуальлеген күрсәтүче объект булып тора ала. Ә тулаем индивидуальләштерер өчен аны кастомлап була. Кызык сүз, әйеме? Нәрсә ул кастом? Кастомизация бүгенге көндә ни өчен шундый популяр? Аның нинди үзенчәлекле яклары бар? Бу сорауларны без яшь рәссам, кастомнар ясау остасы Дания Хәлимовага бирдек. -
ОЛИВЬЕ БЕЛӘН ШУБА ТУЙДЫРСА: ЯҢА ЕЛ ӨСТӘЛЕНӘ 5 ЯҢА РЕЦЕПТ
Бәйрәм өстәле, чыршы һәм бүләкләр белән беррәттән, Яңа елны бәйрәм итүнең иң мөһим атрибутларының берсе булып тора. Әмма бәйрәм кичәсе алдында күпме кеше «нәрсә пешерим соң оливье белән шубадан башка?» дип башын катыра. -
КАЗАННЫҢ ЯҢА ӘДӘБИ ҮЗӘГЕ – «КИТАП CLUB» РЕСТОРАНЫ
Элекке «Матбугат йорты» бинасында урнашкан «Ногай» кунакханә комплексында «Китап club» әдәби рестораны ачылу тантанасы узды! -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ IT ӨЛКӘСЕНДӘ БЕРЕНЧЕЛӘР: DIGITAL START ПРОГРАММАСЫНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
Казанның ИТ-паркында Digital Start белем бирү программасының финалы узды. Чара Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә уздырылды. -
СӘЛӘТ-ТЕЛ АЛАНЫ 2021 ЕЛНЫ ТӘМАМЛЫЙ: БАЛАЛАР ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КЫШКЫ СМЕНА ҮТКӘРЕЛӘЧӘК
“Сәләт-Тел” – Сәләтнең җәйге профильле сменасы, ул шартлар тудыру аша Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Сменаның максаты – чит телне өйрәнүгә кызыксынуны стимуллаштыру һәм илләр турында белемнәрне тирәнәйтү. -
TIK-TOKта ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ – «ШӘП» ЛЕЙБЛЫ!
«Ялкын» журналы өр-яңа проектка старт бирде: TikTok социаль челтәрендә тулысынча татар телендә контент җитештерүче “ШӘП” ЛЕЙБЛЫ эшли башлады. Бүгенге көндә ул 5 татар блогерын берләштерә. -
ЧАЛЛЫ ЯШҮСМЕРЛӘРЕ «ӘЙДӘ,ШАЯРТ»ТА ҮЗ КӨЧЛӘРЕН СЫНАП КАРАДЫЛАР
Татарстанның халыклар дуслыгы йортында «Әйдә, ШаяРТ!» шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасының өченче сезонын ачып җибәрделәр. Төрле районнардан килгән ун команда бер-берсе белән финалның сигездән берендә ярыштылар. -
«ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ»: СПЕКТАКЛЬНЕ КАРАГАННАН СОҢ АВЫЛГА КАЙТАСЫ КИЛӘ БАШЛАДЫ...
Яшь режиссура фестивале кысаларында беренчеләрдән булып күрсәтелгән эшләр арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакле куелды. Әле генә авылдан «очып» киткән «шәһәр кызының» спектакль турында фикерен бу язмада укыгыз! -
«МИНЕМ ӨЧЕН АНИМАТОРЛЫК – АКЧА ЭШЛӘҮ ЧАРАСЫ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә КҮҢЕЛЕМНЕ БАЕТА, ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН ЭШ»
Яңа елда, әлбәттә, иң көтеп алынган һәм иң яраткан персонажлар – Кыш бабай белән Кар кызы. Балаларга әкият, Яңа ел кәефе бүләк итүче, бер көн эчендә Смурфик та, Эльза да, Клоун да булып уйнаучы – кем ул? Әлбәттә аниматор. Бу кызыклы һөнәр иясе – Гүзәл Мансурова белән аның эше турында сөйләшергә булдык. -
МИЛЛӘТЕБЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ: «ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ -2021»: ФОТОРЕПОРТАЖ
Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете - 2021» бәйгесенең финалы гөрләде. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур 8 егет һәм 8 кыз үз көчләрен сынап карадылар. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде. -
АРУМЫСЫЗ, КАРЕНДӘШЛӘР: «ЯЛКЫН»ДА КУНАКТА КЕРӘШЕН БЛОГЕРЛАРЫ!
«Ялкын» студиясенә танылган керәшен блогерлары кунакка килделәр! Кукмара районыннан тракторист Василий Иванов һәм «Туганайлар» газетасының корреспонденты, ТикТок блогер Олеся Дмитриева (Лесная) журналыбызда практика узучы студентларга интервью бирделәр.