Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА ЯШЬ ГЕРОЙЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Татарстанның яшьләр эшләре министырлыгында Бөтенроссия «Горячее сердце» инициативасы җиңүчеләрен котладылар. 2022 елда герой исеменә Балтач районыннан 4 егет лаек булды. Алар, курыкмыйча, коткаручыларга янгын сүндерергә булышканнар.

“Горячее сердце” – балаларга һәм яшьләргә әхлакый, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән инициатива. Аның төп максаты – батырлык, битарафсызлык, актив гражданлык позициясен күрсәткән, кешеләргә ярдәмгә килгән һәм авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыккан балаларны, яшьләрне бүләкләү.

Буген, балаларны яклау көнендә, Татарстан яшьләр эшләре министры Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы геройлык күрсәткән 4 Балтач егетен һәм аларның әти-әниләрен бүләкләү тантанасына чакырды.

“Үзләренең яшь булуларына карамастан, бу егетләр батырларча, курыкмыйча, кеше хәленә  кереп, кыюлык күрсәттеләр. Мондый гамәлләр турында сөйләмичә мөмкин түгел, башка балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр дә мондый кыюлык турында белергә тиешләр! Бу егетләр башкаларга үз гражданлык позициясен күрсәтүдә үрнәк булып торырга тиешләр. Бу очрашуның максаты да яшь геройларны бүләкләп, аларны таныту һәм ата-аналырына рәхмәт әйтү иде”,  – дип җиткерде министр.

Кыюлык күрсәткән егетләргә махсус таныклык һәм медаль тапшырылды. Шулай ук аларның исемнәре “Горячее сердце” инициативасының  геройлар исемлеге китабына кертелде. Мактаулы исемгә Балтачның 4 егете, Ибраһимов Ильяс, Ибраһимов Илназ, Йосыпов Кәрим, Вәлишин Йосып лаек булды.

Егетләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Кәрим чаңгыда шуып, республика һәм илкүләм бәйгеләрдә катнаша, ел саен Сабантуйда баганага менә. Йосып профессиональ рәвештә картинг белән шөгыльләнә, Россия һәм республикакүләм чемпионатларда катнаша. Бертуган Ибраһимовлар исә көрәш секциясенә йөри, Сабантуйларда, чемпионатларда катнашалар. Кыскасы, егетләр актив һәм бик яхшы физик формада. Янгын  вакытында шул сыйфатлары аларга булышкандыр да инде.

Очрашу малайларны “Урам” экстрим паркына алып бару белән дәвам итте. Бу егетләр турында без киләчәктә әле тагын язарбыз һәм аларны танытырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев