Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
КАЗАНДА «ҺӨНӘР» БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК!
30нчы ноябрьдән алып, 6 декабрьгә кадәр Казан, «Һөнәр» фестивале кысаларында яшь, сәләтле, дәртле режиссерларны үзенә җыячак. Фестивальнең максаты - яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. -
ЭШТӘ ГАДИ СЛЕСАРЬ - СӘХНӘДӘ МОҢЛЫ САНДУГАЧ: КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ ЗАМАН-НАШЕ ВРЕМЯ» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ ГӨРЛӘДЕ
Казанда Пирамида сәхнәсендә эшләүче яшьләр өчен ел саен уздырыла торган «Безнең заман-Наше время» фестиваленең финалы узды. Фестивальнең тугызынчы елында Гран-прины Менделеевск шәһәреннән Амоний химия сәнәгате комплексы командасы яулады! -
БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ: «ШАЯН ТВ»ГА 3 ЯШЬ!
Дөньяда беренче һәм бердәнбер татар телендә барган балалар телеканалы – «ШАЯН ТВ» туган көнен билгеләп үтте! -
ИХЛАС БАЛАЛАР – ИХЛАС ТЕАТР
Казанда «Ихлас» дип аталган театраль студия бар. Ләкин ул гади театр түгәрәге генә түгел, ә балаларның эчке дөньясын аңлаган искиткеч урын. Без студиянең укытучысы, спектакль режиссёрларының берсе Юрий Блинов белән театр, «Ихлас»ның барлыкка килү тарихы һәм тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләшергә булдык. -
МӘДӘНИЯТЫБЫЗНЫ ТОРГЫЗУЧЫЛАР: «РИВАЯТЬ» ЭТНОТӨРКЕМЕНӘ 10 ЯШЬ
«Риваять» төрки-татар этнотөркеме 2011 елда оешып, бүгенге көндә Татар дөньясында яңгыраучы иң якты һәм үзенчәлекле музыкаль коллектив. Төп максатлары булып музыка, уен-биюләр, җырлар аша традицион милли мәдәниятны саклау, ныгыту, пропагандалау тора. -
«ТЕАТР – АТНАСЫНА 5 ТАПКЫР СПЕКТАКЛЬ КАРЫЙ ТОРГАН УРЫН ГЫНА ТҮГЕЛ!»: КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ!
Министрлар кабинетында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы, финалга чыккан архитекторларны тәкъдим итү буенча брифинг узды. Камал театрындагы булачак үзгәрешләр турында күптәннән сөйлиләр инде. Бу язмада без бүгенгә театр киләчәге турында билгеле булган бөтен фактларны сөйләп бирәбез. -
«ТВОЙ ХОД» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ: КАЗАНДА СТУДЕНТЛЫК ЭНЕРГИЯСЕ КАЙНЫЙ!
7 октябрьдан 14 октябрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик тәрбияләү, спорт һәм туризм университетында «Твой Ход Бөтенроссия студентлар бәйгесенең ярымфиналлары узды. Ул «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында үткәрелә. Чара Казанда 1600 студент катнашында узды. Бәйге нәтиҗәләре, катнашучыларның фикерләре, Яшьләр министырлыгының аңа бәясе турында безнең язмада укыгыз! -
ИҖАТ ҺӘМ ИМПРОВИЗАЦИЯ: «КАЛЕБ»НЕҢ ЯҢА ПРОЕКТЫ
Г.Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыенының яңа проектын тәкъдим иттеләр. Яшь иҗатчылар һәм «Калеб.Импровиз» турында безнең язмада укыгыз! -
БАЛАЛАР ОЕШМАЛАРЫ СОВЕТЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ: КОЯШЛЫ ОЕШМАГА 15 ЯШЬ!
Казанда Балалар оешмалары советының туган көне билгеләп үтелде. Оешманың эшләү нәтиҗәләре, чарада яңгыраган котлау сүзләре турында безнең язмада укыгыз! -
«ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ»: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театры туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Северное сияние» дип исемләнгән яңа спектакль чыгарды! Аның эчтәлеге, үзенчәлеге һәм режиссёрның тамашачыларга җиткерергә теләгән идеясе турында тулырак безнең язмада укыгыз! -
КАЗАНЛЫЛАР «ОДИН НА МИЛЛИОН» МОТИВАЦИОН ФИЛЬМЫН ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРДЕЛӘР!
2 һәм 3 октябрь көнне Казанда «Каро» кинотеатрында Таҗикистан режиссеры Мөхеддин Мөзәфәрнең «Один на миллион» фильмының премьерасы булды. Танылган бизнес-тренер, миллионер, психология фәннәре докторы Саидмурад Давлатов биографиясенә нигезләнгән фильмны карар өчен, Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән тулы бер зал җыелды. -
ТУЛАЙ ТОРАК: ИСӘН КАЛУ СЕРЛӘРЕ
Мин балачакта «Универ» сериалын еш карый идем. Андагы тулай торак тормышының искиткеч кызык булуын күзәтеп, сокланып утыра идем. Шулай итеп: «Мин дә тулай торакта яшәячәкмен!” - дигән фикергә килдем һәм бу турыда хыяллана башладым.