КАЗАН ТЕАТР УЧИЛИЩЕСЫНЫҢ ТАТАР КУРСЫ СТУДЕНТЛАРЫ: «БЕРЕБЕЗ ДӘ МОНДА ЯЛГЫШ ЭЛӘКМӘДЕК!»
Казанда 100 ел тарихы булган, иң көчле сәнгать уку йортларының берсе – Казан театр училищесы эшләп килә. Инде ничәме-ничә еллар дәвамында ул бөтен республикага, илгә танылачак актёрлар әзерли. 100 ел эчендә бу уку йортында кем генә укымаган: Галина Кайбицкая, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин... Кыскасы, берсеннән-берсе бөек артистлар.
Ә училищеның бүгенге студентлары ничек яши икән? Бу турында без Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге беренче татар курсы студентлары белән белән сөйләшергә булдык. Әлеге курста сәләтле, актив, энергиясе ташып торган 18 егет-кыз укый. Студентларның һәрбересе дә – шәхес. Ләкин бу әңгәмәдә алар барлык сорауларга да бергә җавап бирергә булдылар.
Ни өчен сез нәкъ менә Казан театр училищесына укырга керергә булдыгыз?
Барыбызның да теләгебез һәм мотивациябез бер – актёр булу иде. Казан театр училищесы – бик дәрәҗәле һәм белем ягыннан бик көчле уку йорты. Монда белемне институтка караганда күбрәк һәм сыйфатлырак бирәләр. Өстәвенә, курсыбызны Фәрит абый Бикчәнтәев җыйды, бу факт та монда керү теләген көчәйтте. Чөнки Фәрит абый бик төпле һәм бик көчле белем бирә, классик белем дисәк дә була.
Театраль уку йорты студенты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Беренче чиратта студентның мондый уку йортында уку теләге булырга тиеш. Шулай ук, аңа тырыш булырга кирәк, чөнки монда ялкауланып йөрсәң, син шундук артта калачаксың. Укуны яраткан эшең буларак кабул итәргә, аңа бик җитди карарга тиешсең. Һәм иң мөһиме – безгә бер үк вакытта бала да, зур кеше дә булырга кирәк
Укырга керү процессы турында сөйләгез әле!
Булат Мөхәмәтҗанов:
– Шәхсән мин үзем монда 11 нче сыйныфтан соң килдем. Мин мәдәният институтына керәсе идем, ләкин Фәрит абыйның училищеда курс җыюын күргәч, үземне монда сынап карага булдым.
Сайлап алу бәйгесендә барысы 49 кеше идек. Менә беренче тур килеп җитте. Коридорда көтеп утырабыз, берәм-берәм генә чакыралар. Йөрәк ул вакытта чыгып китергә тора иде инде, каушадым. Шулай итеп сәхнәгә чакырдылар. «Әйдә, шигырь сөйлә» диләр. Тукайның «Теләнче»сен һәм Илһам Шакировка багышланган монолог сөйләдем. Беренче турны уздым.
Икенче тур җыр белән бию иде. Салават абый Фәтхетдиновның җырын башкардым. «Тагын берне җырла!» диләр. «Авыл егетләре» дигән җырны башкарырга булдым. Тик каушаудан, ике җырны бер көйгә җырлаганмын икән. Аннары биеттеләр, анда бераз селкенеп алдым. Шуннан соң укырга кердең дип шатландырдылар. Бик бәхетле идем шунда!
Укырга керергә нәрсә булышты?
Монда бөтен факторлар да ярдәм итте: «керәм» дигән катгый теләк тә, әзерләнү дә, бераз уңыш һәм, иң мөһиме, сәләт. Чөнки без укыганда ук аңлый башладык: монда беребез дә ялгыш эләкмәдек, бөтенебездә дә кабатланмас үзенчәлек бар, һәрберебез көчле шәхес!
Сез театрда спектакльләрне гади тамашачы буларак карыйсызмы, әллә актёр күзлегеннәнме?
Башта, укуның беренче айларында гади тамашачы буларак карый идек, ә аннары үзеннән-үзе актёр кулланган ысуллар, режиссёр әйтергә теләгән фикер, аның алымнары күренә башлый. Кино караганда да шулай ук: без инде театраль тамашаларны башкача кабул итә алмыйбыз. Ул безнең каныбызга сеңеп бара.
Сездә ярышу, конкурентлык дигән әйбер бармы?
Безнең төркемдә конкурентлык дигән нәрсә юк. Киресенчә, без бик бердәм. Гел бер-беребезгә булышырга тырышабыз, шул ук этюд куйганда, репетицияләр вакытында. Гомумән, без гел бергә. Туган көннәрне дә җыелышып, бергә шау-гөр килеп үткәрәбез. Укырга да бергә барабыз, бергә кайтабыз. Безне дистанцион укуга күчергәндә, бер-беребезне шундый сагынышкан идек!
Сездә энергия шулкадәр күп! Аны каян аласыз? Сезне нәрсә илһамландыра?
Без бер-беребездән энергия алабыз һәм бер-беребезне илһамландырып торабыз. Монда ничек кенә арып килсәң дә, төркемдәшләреңнең йөзен күргәч, алар белән бераз аралашкач, шундук көч, дәрт, энергия барлыкка килә!
Сезнең сессиягез ничек уза?
Минем дусларым сессияне бик авыр бирәләр, йөзәр билет укыйлар, рефератлар язалар, ә без монда сикереп йөрибез! Читтән караганда, бу бик җиңел эш булып тоеладыр. Ләкин бишле алыр өчен бик тырышырга кирәк. Шул ук күзәтүләргә (төрле артистлар, танылган кешеләрне күзәтеп, аларның образларына керү) килгәндә, барлык нечкәлекләрне белеп эшләргә кирәк. Сессияне без показлар белән ябабыз, шулай ук, әдәбият, тарих кебек фәннәрдән зачётлар да бирәбез.
Сезнең уку процессына бәйле өметегез белән чынбарлык туры килдеме?
Әлфис Хисәметдинов
Монда укырга кергәнче, барлык студентлар кебек үк дәресләрдә лекцияләр язып, әсәрләр укып уздырырбыз дип уйлаган идем мин. Ә чынлыкта киресенчә булды! Без гел берәр нинди актив эш башкарабыз, биибез, җырлыйбыз, кыскасы, гел хәрәкәттә. Һәм мин моңа бик шатланам! Чөнки сыйныфташларымның укуы лекцияләр язып уза, ә минеке бик иҗади! Монда хәтта укытучылар да башка, аларда студентларга карата бик зур хөрмәт, ярдәм итү теләге һәм чиксез профессиональлек күзәтәм.
Төркемегезне 3 сүз белән тасвирлап бирегез
Бердәмлек, тырышлык, яшьлек
Театраль уку йортына керергә теләгән яшүсмерләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
Беренчедән, көчле һәм кызыклы программа әзерләргә кирәк. Укырга кергәндә ул – иң мөһим әйбер. Шулай ук, беркайчан да бирешмәскә, тырышып, тырмашып үз максатыңа барырга кирәк. Үз көчеңә ышанып, эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Син актёрлык юлын сайлагансың икән, димәк, артка юл юк. Бар көчеңне биреп хыялыңа таба атларга, киләчәктә үкенмәслек итеп эшләргә кирәк!
Тәҗетдинова Руфина Ринат кызы – Казан театр училищесының директоры:
– Без бу төркемне, аеруча Фәрит Рәфкат улы, бик зарыгып көттек. Аларны бик сәләтле төркем дип саныйм. Өстәвенә, һәрберсе монда аерым шәхес һәм алар моннан, шулай ук, шәхес булып чыгачаклар. Чөнки Фәрит Рәфкат улы аларның һәрберсендә үзенчәлек, кабатланмас мөмкинлекләрен күреп, аларны ачарга тырыша. Аларга карата өметем бик зур. Барысы да моннан чыккач актёр булмас бәлки, ләкин алар бик профессиональ, сәләтен теләсә нинди сферад ача ала торган КЕШЕЛӘР булып чыгачаклар. Мин аларга эшләрендә бары уңышлар гына телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Балакайларым , хэрбарчагыз исэнсау укып чыгып , укыганыгызнын игелеген күрергә насыйп булсын Я Раббым!
0
0