Логотип Идель
Белми калма

2022 ЕЛНЫҢ ЯҢА ТРЕНДЫ: ТАТАР ТҮГӘРӘКЛӘРЕ

Телеграмда «Татар түгәрәкләре» дигән канал барлыкка килде. Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә, илләрдә яшәүче татарлар көн дәвамында татар телендә төрле темаларга аралаша.

Монда татар телен куллану проблемасы, иң шәп өстәл уеннары, Мәскәүдәге һәм Казандагы һава торышы, плагиат һәм башка мәсьәләләр  күтәрелә. Шулай ук түгәрәкләрдә Динә Закированың скрипкада уйнавын, Рамил Әгьдиевның шаяртуларын, диалекталь сүзләрне һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләрне күрә һәм ишетә аласыз.

Түгәрәкләрне 21 февраль көнне блогер Айнур Әхмәтов һәм «Скайтат» проекты авторы Римма Гомәрова башлап җибәрәләр. 10 көн дигәндә телеграм каналның язылучылар саны 610 җитә. Ә түгәрәкләрнең авторларына килгәндә, алар арасында блогер Ләйлә Лерон, «Әйдә ШаяРТ» җитәкчесе Рамил Әгьдиев, музыкант Динә Закирова, «Тәртип» радисосы диджее Айсылу Лерон, рәссам Радик Мусин һәм хаттат (каллиграф) Айзат Минһаҗи, яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм башка танылган арстистлар, блогерлар, алып баручылар, журналистлар бар. Кыскасы, иң актив татарлар.

Сез дә «Татар түгәрәкләре» телеграм каналына кушылып, андагы әңгәмәләрне күзәтеп, үзегезнең фикерләрегезне белдереп бара аласыз. Телеграм каналга сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев