1 февраль 2022 яңалыклары
-
МАТЕМАТИКА БУЕНЧА БДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КИЧЕРӘ
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) математикадан БДИга үзгәрешләр керткән. БДИ материаллары күбрәк предмет буенча белемне тикшерүгә түгел, ә аларны төрле практик һәм танып белү бурычларын хәл итү өчен куллана белүгә юнәлдерелгән. Имтиханның демоверсияләре белән ФИПИ сайтында танышырга мөмкин. -
2022 ЕЛНЫҢ ЯҢА ТРЕНДЫ: ТАТАР ТҮГӘРӘКЛӘРЕ
Телеграмда «Татар түгәрәкләре» дигән канал барлыкка килде. Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә, илләрдә яшәүче татарлар көн дәвамында татар телендә төрле темаларга аралаша.