МАТЕМАТИКА БУЕНЧА БДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КИЧЕРӘ
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) математикадан БДИга үзгәрешләр керткән. БДИ материаллары күбрәк – предмет буенча белемне тикшерүгә түгел, ә аларны төрле практик һәм танып белү бурычларын хәл итү өчен куллана белүгә юнәлдерелгән. Имтиханның демоверсияләре белән ФИПИ сайтында танышырга мөмкин.
Профиль математика буенча БДИда артык гади биремнәрне катлаулыраклары белән алыштырганнар. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханда да биремнәр тәртибе һәм максималь беренчел балл үзгәргән. Хәзер анда укучының геометрик фигуралар белән эш итә белүен тикшерүче 5 нче номерлы һәм гади математик модельләрне төзи һәм өйрәнә алуын ачыклаучы 20 нче номерлы бирем өстәлгән.
Расланган расписание нигезендә, 2022 елда 11 сыйныф укучыларның БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры 21 марттан 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, төп тапшыру вакыты исә резерв көннәре белән бергә 26 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Сентябрь башында өстәмә тапшыру чоры каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев