КАЗАНДА ЯҢА БАЛАЛАР ТЕАТРАЛЬ СТУДИЯСЕ АЧЫЛАЧАК!
26 һәм 27 нче февраль көнне Казанның Сәйдәш мәдәни үзәгендә өр-яңа «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Әлеге студия Казан Мэриясе тарафыннан оештырылды.
2 көн дәвамында театр сөюче балалар атаклы жюри әгъзалары алдында үзләрен сынап карадылар. Чарада Казан шәһәреннән генә түгел, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан да килгән 9-15 яшьлек укучылар катнашты. Кастингны уңышлы узучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк.
.jpg)
Балалар кастингка бик җитди әзерләнеп килгәннәр иде: күбесенең репертуарында берничә шигырь, махсус әзерләнгән җырлар һәм биюләр бар иде. Кайберләре хәтта үзләре белән музыкаль инструмент та алып килгәннәр иде. Шуңа өстәп, кастинг барышында жюри балаларга өстәмә биремнәр дә тәкъдим итте. Мәсәлән, кайберләренә шигырьне – куркуны күрсәтеп, икенчеләренә – бик нык шатланып, өченчеләренә бии-бии сөйләргә кирәк иде.

Кастингны уңышлы узучылар «Апуш»ка бушлай йөриячәкләр. Киләчәктә катнашучылар төрле остаханәләрдә катнашып, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал, актерлык осталыгы буенча белем туплаячаклар. Студиягә йөрүче балаларны Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре укытачак. Алар арасында Сәлимә Әминова, Илдус Габдрахманов, Резидә Сәләхова, Лилия Зәйнуллина һәм Алия Фәйзрахманова бар.
Барлык дәресләр тәмамлангач, спектакль куелачак, оештыручылар билгеләп үткәнчә, беренче спектакль 1 июньгә планлаштырыла.
Кыскасы, әлеге проект балаларга театр дөньясына кереп китәр өчен бик зур этәргеч һәм мөмкинлек булып тора. Киләчәктә «Апуш» тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырып торыр, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Нет комментариев