Логотип Идель
Бу – тема!

ГӨЛЬЯР ШӘЕМОВА: «МИНЕ КОЯШ ИЛҺАМЛАНДЫРА»

«Ялкын»ның йөзек кашы дигәндә, күпләрнең күз алдына соңгы биттәге әкиятләр киләдер. Журналыбыз һәм редакция ничек кенә үзгәрмәсен, әкият үз урынында кала. Ә 2022 елның гыйнвар аеннан башлап ул әкиятләргә иллюстрацияләрне яшь һәм сәләтле рәссам кызыбыз Гөльяр Шәемова ясый башлады. Ул аларны махсус диджитал программада эшли. Бу язмада без сезне Гөльяр, аның иҗатка килүе, һәм ул эшли торган программалар белән таныштырырбыз!

Тулы исеме: Гөльяр Илдус кызы Шәемова

Туган көне: 22.04.2007

Укый: «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»

Яши: Актаныш

– Гөльяр, рәсем белән кызыксынуың кайчан башланды?

– Кечкенә чактан ук башка балаларга караганда күбрәк рәсем ясадым. Ләкин бу эштә җитдилек һәм максатлар юк иде. Теләсәм – ясыйм, теләмәсәм – юк. Башлангыч сыйныфларда сәнгать мәктәбендә белем алдым. Менә шуннан соң инде мине рәсем ясаудан тартып алып булмый башлады...

Иллюстрацияләрне ясау өчен нинди программалар кулланасың? Һәм гомумән эшеңдә сиңа нәрсәләр кирәк?

– Рәсемнәремне иң гади программа – Pait Tool Sai'да ясыйм. Традицион рәвештә кәгазьгә ясауны алсак, мин барлык чараларны да кулланам (диярлек)! Төсле карандашлар, маркерлар, ручка, фломастер, гуашь. Гомумән, кушма техника.

Син махсус берәр нинди дәресләр, курслар үттеңме, әллә үзең өйрәндеңме?

– Сәнгать мәктәбенең ике классыннан башка бернинди дәрес һәм курсларга да йөрмәдем. Барлык белемнәрем еллар буена сузылган мөстәкыйль өйрәнүдән тора.

Әкият өчен рәсем ясау процессы ничегрәк уза? Эшеңне нәрсәдән башлыйсың?

– Иң башта һәр фреймга (frame – күренеш, кадр, авт.) мөмкин кадәр җайлы форматта каралама ясыйм. Моннан соң интернетның һәр почмагын пыр туздырып референслар (reference – үрнәк, авт.) эзләргә тотынам. Таба алмасам, үземә эшләргә туры килә. Скетч чагыштырмача аңлаешлы булгач, буяу процессы башлана. Иң зур өлешләрдән кечкенәләренә таба буяп чыккач, детальләр өстим.

Гадәттә бер иллюстрация ясау өчен күпме вакыт китә?

– Уртача 3-5 көн. Вакытын чикләп алсак, бәлки, 20 сәгатьләп чыгадыр.

– Ижатыңда иң жиңеле һәм иң авыры нәрсә?

– Кешеләрне ясарга яратам. Бөтен нечкәлекләрне, нәфис линияләрне... Агачлар да нигәдер бик ошый. Бәлки шул ук «нәфис линияләр» өчендер, ә бәлки... Өченче сыйныфта булды бу: рәсем укытучым «Агачларны Гөльяр менә ничек матур ясый, менә шулай кирәк ул!» – диде. Мөгаен шуңадыр, кем белә?

Анатомия кыен... Сүзсез, кыен. Никадәр генә «Кешеләрне ясарга яратам» дисәм дә, иң яратканы – иң кыены булып чыга икән бит.

 – Сине нәрсә илһамландыра?

– Табигатьнең саф матурлыгы. Тирә-юнь гүзәл булса, бар җан һәм тән «жу» итеп куя. Хәтта кояш җылыткан таш баскычта иркәләнеп яткан песи дә никадәр тойгылар кузгата. Менә әле генә инсайт булды: мине кояш илһамландыра. Golden hour, салават күпере, кояшка үрелгән чәчәкләр...

Яхшы кешеләр белән үткәрелгән вакыт. Янәшәгездә үзегезне  рухландырырдай кешеләр булсын.

Илһам турында сүз барганда яхшы музыканы ничекләр төшереп калдырмак кирәк? Булмас! Тиз генә плейлистымдагы башкаручылар исемлеге белән таныштырып китәм:

The Neighbourhood

Lana Del Rey

Sirotkin

Earth, Wind and Fire

Queen

The Beatles

Cigarettes after sex

Tyler, the Creator

Miyagi'ны да тыңлаштырам, була торган хәл.

Монда әле барысы да түгел, бик озакка китәргә мөмкин бу. Меломаннар шундый инде ул J

 – Киләчәктә үз тормышыңны рәсем белән бәйләр идеңме?

- Әйе! Бу эшне башкарганда сүнеп китү, хәлсезлеккә һәм төшенкелеккә бирелүләр бик аз була минем. Кулымнан да килә бугай инде (әлбәттә, бик күп әйбергә өйрәнәсе бар).

 – Яшь рәссамнарга нинди киңәш бирер идең?

–  Үзегезне күрсәтергә курыкмагыз. «Барыбер рәссамнар бик күп, мин берни дә эшли алмаячакмын, мин тегенди, мин мондый...» – дию катгый тыела! Уңышка ирешер өчен иң беренче чиратта үз-үзеңә ышаныч булырга тиеш. Берсе килеп чыкмаса, икенчесе уңышлы булыр. Хаталар ясарга ярый, алар әйбәт тә! Җуйма (бетергеч – авт.) белән бетереп булмаса, икенче сурәт ясарга туры килә. Ә анысы күпкә матуррак та чыгарга мөмкин бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев