«Ялкын»ның йөзек кашы дигәндә, күпләрнең күз алдына соңгы биттәге әкиятләр киләдер. 2022 елның гыйнвар аеннан башлап ул әкиятләргә иллюстрацияләрне яшь һәм сәләтле рәссам кызыбыз Гөльяр Шәемова ясый башлады. Ул аларны махсус диджитал программада эшли. Бу язмада без сезне Гөльяр, аның иҗатка килүе, һәм ул эшли торган программалар белән таныштырырбыз!