ТАТАР ТЕЛЕ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЕМИНАР: ЗАМАНЧА, ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ПРОДУКТИВ
21 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы узды. Аны Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештырды. Биредә шәһәр балалар бакчаларында эшләүче 500гә якын татар теле тәрбиячесе һәм балалар бакчалары мөдире катнашты.
Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов катнаштылар.
Семинарда тәрбиячеләр өчен яңа, балаларны кызыксындыра торган, тәрбиячеләр өчен дә җиңел булган уеннар, методикалар, техникалар күрсәтелде. Монда татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе турында, дәресләрдә пропп-карталар, интеллект-карталар ярдәмендә, рәсемнәрне хәрәкәтләндереп, мнемотехника алымын кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерү хакында сөйләнелде. Шулай ук катнашучыларга балаларның сөйләмен һәм фикерләвен үстерергә ярдәм итә торган уеннар күрсәтелде.
«Эштәге ата-аналар балаларын кич кенә күрә, анда да өй мәшәкатьләре аралашуга артык вакыт калдырмый. Сабыйларның күп вакыты сезнең белән үтә. Татар телле балалар бакчаларына биргәнбез икән, димәк, аларны сезгә телне саклауда ышанып тапшырганбыз. Әлбәттә, әти-әнинең ролен инкарь итмим. Ата-ана, матбугат, театр, балалар бакчасы, мәктәп – без барыбыз да кулга-кул тотынышып эшләргә, бер система булдырырга тиеш», – дип йомгаклады чараны Гүзәл Сәгыйтова.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен татар телен өйрәтүнең заманча алымнарына багышланган семинарлар циклы бу уку елына тәмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев