ЭКОЛОГИЯ – БЕЗНЕҢ УРТАК ПРОЕКТ: ЯҢА БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
Табигать – безнең өебез һәм иң зур байлыгыбыз. Аны саклау, киләсе буыннарга – тапшыру безнең бурычыбыз. Кызганычка, әмма бүгенге көндә дөньядагы экологик вәзгыять начарланганнан-начарлана бара. Шунысы куандыра: аны саклау өчен яңа проектлар, махсус программалар да туып тора. Шуларның берсе – «Экология- һәркемнең эше».
«Экология – һәркемнең эше» проекты Роспотребнадзор тарафыннан креатив, кызыклы идеяләр, төрле инициативалар, яңа экологик проектлар башкарган өчен, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтне үстергән һәм популярлаштырылган өчен бирелә торган махсус премия.
Проектның төп максаты – яшьләрнең экологик үзаңын үстерү, балаларын һәм яшүсмерләрне табигатьне саклауга этәрү, катнашучыларның экологик яктан активлыгын арттыру.
Бәйгедә 6 яшьтән башлап 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук гаиләләр, мәктәпләр, махсус уку оешмалары, балалар бакчалары катнаша ала. Командалы һәм индивидуаль номинацияләр каралган.
Премиядә катнашу бушлай. Гаризаларны 2022 нче елның 1 мартыннан 1 октябрьгә кадәр биреп була. Проект дистанцион форматта узачак. Бәйгенең нәтиҗәләре ноябрьдә билгеле булачак. Ә бәйгенең иң зур бүләге – экологик лагерьга һәм «Орлёнок» Бөренроссия балалар үзәгенә юллама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев