РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ БӘЙГЕ СИНЕ КӨТӘ!
«#НаДобройНоте» республика бәйгесе – автор-башкаручы җырчылар өчен, яңа «Добрый» лагере базасында узучы махсус җәйге бәйге. Лагерьнең эшчәнлеге җәйге ял чорында яшьләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә багышланган.
Бәйгедә профессионаллар, үзешчән коллективлар, автор-башкаручы җырчылар клублары катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 19 июненә кадәр dobrort.org@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителәчәк.
Бәйгедә ике номинация каралган:
I номинация – «Добрый» лагере гимны;
II номинация – «Добрый» лагере учак җыры.
18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган җиңүчеләрнең Татарстан Республикасы делегациясе белән бергә «Таврида. АРТ» фестиваленә бару мөмкинлеге булачак. 18 яшьтән яшьрәк һәм 35 яшьтән олырак булган катнашучыларга «Добрый» сәламәтләндерү лагеренә путевкалар биреләчәк.
Тулырак мәгълүматны «Волонтерлык информацион ресурс үзәге» сайтында алып була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев