XXXII ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
1-5 нче сентябрь көннәрендә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак. Быел ул 32 тапкыр оештырыла. Чара гадәттәгечә “Идел” яшьләр үзәгендә үтәчәк.
Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа белемнәр, мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Аны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге.
5 көн дәвамында катнашучылар махсус остаханәләрдә катнашып, дәресләр укып, иҗади юнәлешләр буенча белемнәр туплап, ә иң мөһиме: бер-берсе белән аралашып, татар мөхитендә кайныячаклар. Быел Татар яшьләре көннәрендә илнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә. Төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә булачак. Традицион рәвештә Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү көтелә.
Быелгы Татар яшьләре көненең үзенчәлеге – татар теле һәм татар тарихына басым ясау. Бу икен юнәлеш буенча аерым махсус дәресләр укытылачак һәм катнашучыларның дәрес сайлау мөмкинлеге дә бар. Гомумән, телне саклау, аны яшьләр арасында тарату һәм популярлаштыру чараның төп максаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев