Логотип Идель
Белми калма

«РИТМНАР ТЕРРИТОРИЯСЕ» ЛИДЕР БУЛЫРГА ӨЙРӘТӘ

8 сентябрьдән алып 11 енә кадәр Түбән Новгород өлкәсендә «Ритмнар территориясе» дип аталган социаль эшмәкәрләр форумы узачак. Катнашучылар 4 көн дәвамында тулы бер социаль проект ясап карый алачак.

Бу эштә аларга илнең төрле өлкәләреннән килгән дәрәҗәле һәм тәҗрибәле эшмәкәрләр булышачак. Шулай ук катнашучылар өчен махсус лидерлык дәресләре дә каралган.

Форумда 18 яше тулган теләге булган һәркем катнаша ала. Әгәр дә синдә берәр файдалы проект идеясе бар икән  яисә мондый эш белән шөгыльләнеп карарга телисең икән, 10 нчы августка кадәр http://территорияритма.рф/ сайтына кереп, гариза калдыра аласың. Шулай ук, катнашучылар үзләренең командаларын да туплап килә ала. 

Катнашучыларны конкурс форматында сайлап алачаклар. Төп шартлар: максатчанлык, активлык, кыюлык, шулай ук үз регионыңда һәм илдә лидеры булу теләге. 

Шунысы мөһим: форумда катнашу тулысынча бушлай.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев