КУПАЛЬНИКЛАРЫҢНЫ АЛ, СУ КОЕНЫРГА КИТТЕК! ТАТАРСТАНДАГЫ ИҢ ШӘП 5 ПЛЯЖ
Ниһаять, җәй безне эссе көннәре белән куандыра башлады. Ләкин кешегә ярап булмый бит, ул эсседән качу урыннары эзли башлый. Шуның иң шәбе – кондиционер астында утыру түгел, ә су керү. Бу язмада мин сезгә Татарстанның иң шәп пляжлары турында сөйләрмен. Өстәвенә кояштан саклану серләрен дә ачыкларбыз. Киттек!
Кама диңгезе
Күбегезнең бу пляж турында ишеткәне бардыр мөгаен. Социаль челтәрләрдә дә җәйге видеоларның күбесе нәкъ менә бу урыннан. Офыкка кадәр җиткән һәм чыннан да диңгезне хәтерләткән елга ни өчен шулай популяр соң?
Лаеш районында урнашкан пляж җиһазланган, анда яхшы, заманча инфраструктура һәм иң мөһиме – чиста, озынлыгы 890 метрга сузылган шәп комлык бар. Биредә балалар мәйданчыклары да, ял итү зонасы да, кызыклы арт-объектлар да бар. Шулай ук монда пляж волейболын уйнау өчен махсус мәйданчык та каралган. Су чиста, елгага керү уңайлы, ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кама диңгезеннән коенып, кызынып кына түгел, ә җәйге атмосфералы шәп фотолар да ясап була.
Тик белеп торыгыз: кызу көннәрдә, ә аеруча ялларда биредә кешеләр бик күп.
Әлмәт пляжы
Ап-ак комлы су буе, күл уртасында зур түбәтәйле үрдәк, бассейн… Нинди ләззәт бит! Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен биредә менә дигән пляж бар. Ә башкаларга монда барып кайту – шәп бер сәяхәт. Чөнки Әлмәттә карарлык әйберләр күп. Өстәвенә, пляжда комлыктан башка төрле активлык чаралары да бар. Телисең икән – вейкбординг (су өстендә шуу), телисең икән – пляж волейболы, ә иң кыюлар өчен ясалма кыяга менү мөмкинлеге бар.
Яшел Үзән үзәк пляжы
Биредәге «Загородный» пляжы Иделдә иң зурлардан санала. Бу урынны күптән түгел генә төзекләндергәннәр. Монда нәкъ чит ил пляжларындагы кебек ятаклар һәм зур зонтлар да бар. Бөтен җирдә ком, кайнар асфальтка аякны пешерәм дип курыкмагыз.. Пляжда шулай ук чишенеп киенер өчен махсус кабинкалар һәм душ бүлмәләре дә бар. Өстәвенә балалар мәйданчыгы да каралган.
Кама Тамагы
Инфраструктура ягыннан мондагы пляжлар алга китмәсәләр дә, табигать матурлыгы барлык җитешсезлекләрне каплый. Кама Тамагында иң популяр һәм матур урын – Лобач тавы. Бу урынны хәтта Черногория белән бутыйлар, чөнки мондый пейзажларның Татарстанда булуына ышану авыр. Районның 70 км га сузылган су буе зонасы бар. Мондагы пляжлар галькалы (ташлы) һәм комлыга бүленгәннәр. Беренчеләре иң матуры һәм куркынычы булып тора. Чөнки алар кыргый булып санала, төзекләндерелмәгәннәр. Кайчакта су буена эләгер өчен кыялы таулардан төшәргә туры килә. Бу сәяхәтне бераз экстрималь ял буларак кабул итегез.
Тирән (Глубокое) күл
Тирән күл – Роспотребнадзорның "кара исемлегенә" кертелмәгән бердәнбер Казан сулыгы. Бу пляж бөтенләй шәһәрдә булмаганга күрәдер бәлки, чөнки күлгә барып җитү өчен Казанның Киров районында урнашкан Горький шоссесы буйлап барырга кирәк. Шулай да бу урынның матурлыгы һәм пляжның икенче ярындагы урман юлга киткән вакытны “компенсацияли”. Тик шуны исегездә тотыгыз: ял итәргә теләүчеләр аз түгел, шуңа күрә монда кешеләр дә күп була.
Су буенда кояш астында кызыну, әлбәттә, бик рәхәт. Ләкин кояш нурларының зарары турында да истә тотыгыз. Сәламәтлегегезгә зарар китермәс өчен берничә киңәш:
- Көндезге 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (максималь кояш активлыгы вакыты) урамда ачык кояш нурлары астында йөрмәгез;
- уУрамда ачык төстәге иркен кием кияргә кирәк. Ул кулларны һәм аякларны булдыра алганча каплап торырга тиеш. Баш киемнәре һәм кояштан саклый торган күзлек турында да онытмагыз;
- Урамда күләгәдә торырга тырышыгыз һәм вакыт-вакыт кибеткә яки кондиционерлы бүлмәләргә кереп торыгыз;
- Су эчегез. Гадәттә, без көненә 1,5 литр чамасы су эчәбез. Ләкин эсседә көндә барлык эчемлекләрнең күләмен якынча ике-өч тапкырга арттырырга кирәк. Ләкин артык баллы әйбер эчмәгез, ул киресенчә сусауга китерә. Өстенлекне салкын булмаган суга һәм чәйгә бирегез.
- Җәй көне авырулар туңу белән бәйле. Кондиционер булган бинада һава температурасын +22-23 градустан түбән төшерергә кирәкми.
- Битегезгә һәм тәнегезгә SPF-лы крем сөртегез. Иң шәбе 50 SPF һәм аңардан өстен дәрәҗәлесе булыр.
Җәйләрегез рәхәт һәм #ялкынлы узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев