«МОЗАИКА КУЛЬТУР» ФЕСТИВАЛЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
10 сентябрьдә Кремль яр буенда 14:00дән 22:00гә кадәр сигезенче этноконфессиональ «Мозаика культур» (Мәдәниятләр мозаикасы) фестивале узачак. Чара «Милли костюм көне» республика бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.
Казансу елгасы буендагы мәйданчыкта кунакларга төрле милләтләрнең кул эшләнмәләре булган күргәзмәләр, этномаркет, шулай ук фудмаркет тәкъдим ителәчәк.
Концерт программасында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Татарстан халыклары Яшь Ассамблеясе коллективлары, шулай ук
күрше төбәкләрдән артистлар һәм коллективлар катнашак. Чыгышларда чуваш, марый, мордва, удмурт, татар, башкорт һәм рус мәдәниятләренең үзенчәлекләре күрсәтеләчәк. Фестивальнең хедлайнеры – Фирдүс Тямаев.
Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, күпмилләтле мәдәниятне, шул исәптән милли костюмны саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 февраля 2026 - 09:47
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Нет комментариев