БАУМАН УРАМЫНДА «ЗӘЛИДӘ» УЕНЫ УЗАЧАК!
9 август көнне 19.00дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Татар биюе дәресен Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештыра.
«Зәлидә» җырлы-биюле уены остаханәнен халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.
«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар бирелгән. Уен барышында катнашучылар күңел ачып кына калмый, тапкырлык, җитезлек, өлгерлекләрен дә сыный.
Бауман урамындагы «Зәлидә» уены вакытында музыкантлар белән биючеләр тандемда эшләячәк, музыкантлар үзләре дә әлеге уен катнашучыларына әвереләчәк. Баян белән бергә кубызның да яңгыравы уенга дәртлелек, ритм өстәячәк. Әлеге остаханә – сезнең татар биюен шомартыр өчен шәп мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев