Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
БИЗӘНЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Бизәнү – үзеңне үзгәртеп кую гына түгел, ә кәефеңне күтәрү, үзеңне тагын да ышанычлырак хис итү ысулы. Макияж ясау мәҗбүри түгел: кемдер көн саен бизәнә, кемдер бөтенләй бизәнми, кемдер бары тик бәйрәмнәргә генә. Иң мөһиме – үзеңә уңайлы булсын. -
ТЕСТ: СИНЕҢ ГАИЛӘҢ НИНДИ СЕРИАЛ ЖАНРЫНА ОХШАГАН?
Һәр гаилә – үзе бер сериал. Кемдәдер көн саен комедия, кемдәдер драма элементлары, кемдәдер детектив: «кем пультны алган?», «кем зарядканы югалткан?», «кем соңгы конфетны ашаган?» Ә синең гаиләң нинди жанрга охшаган? Җавапларны сайла һәм ахырда кайсы хәреф күбрәк чыкканын сана. -
ҖӘЙ ӨЧЕН ЙОТЛЫГЫП УКЫЛА ТОРГАН 15 КИТАП
Җәй көне китап уку маҗараларга, серле урыннарга, көлкеле хәлләргә һәм яңа дусларга юл ачу да. Бу исемлектәге китапларны укыганда син авыл каникулларына да эләгерсең, тылсымлы супермаркетка да кереп чыгарсың, шымчылар мәктәбендә дә булырсың, хәтта пиратлар, серле урманнар һәм тарихи сәяхәтләр белән дә очрашырсың. Үзеңә ошаганын сайла да җәйге укуны күңелле уенга әйләндер! -
БДИДА РУС ТЕЛЕННӘН 100 БАЛЛ ҖЫЙГАН МӘЛИКӘ РӘХИМҖАНОВА: «100 БАЛЛ – МАКСАТ ТҮГЕЛ, Ә ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ»
Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыю – күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларының хыялы. Әмма мондый нәтиҗә артында һәрчак айлар буе дәвам иткән тырыш хезмәт, үз-үзеңә таләпчәнлек һәм максатчанлык тора. Ф.Г. Аитов исемендәге 12 нче гимназияне тәмамлаучы Мәликә Рәхимҗанова рус теле буенча максималь – 100 балл җыйган. Без аның белән мәктәп еллары, имтиханнарга әзерлек, якыннарының ярдәме һәм киләчәк чыгарылыш укучыларына киңәшләре турында сөйләштек. -
КАЗАН БАЗАРЛАРЫ: ЯШЕЛЧӘ, ҖИЛӘК-ҖИМЕШ КАЙДАН АЛЫРГА?
Казан – зур шәһәр, ләкин биредә базар культурасы әле дә яши. Сәүдә үзәкләре һәм супермаркетлар күп булса да, күпләр яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәр, чикләвек, кипкән җимешләрне нәкъ менә базардан алырга ярата. Чөнки базарда товарны тотып карарга, исен тоярга, сатучы белән сөйләшергә, бәясен чагыштырырга мөмкин. -
ҖИҢЕЛ ҺӘМ ТӘМЛЕ САЛАТ
Җәйге көннәрдә дә, гадәти кичке аш өчен дә җиңел, әмма туклыклы салат бик урынлы була. Бу рецепт артык майлы түгел, тиз әзерләнә һәм өстәлдә матур күренә. Салатның төп үзенчәлеге – яңа яшелчәләр, йомшак тавык ите һәм майонезсыз җиңел соус. -
ПОПУЛЯР БУЛМАГАН, ЛӘКИН БИК КЫЗЫКЛЫ ҺӨНӘРЛӘР
Кайбер һөнәрләр турында без кечкенәдән үк ишетеп үсәбез: укытучы, табиб, журналист, программист, дизайнер... Ә бит дөньяда әллә никадәр сирәк телгә алына торган, әмма бик мавыктыргыч һөнәрләр бар. Аларның кайберләре иҗатка бәйле, кайберләре – фәнгә, технологияләргә яки кешеләр белән аралашуга. Иң кызыгы: бу һөнәрләрнең күбесе киләчәктә тагын да кирәклерәк булырга мөмкин. -
ИЮЛЬДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?
Июль – җәйнең нәкъ уртасы. Мәктәп әле ерак кебек, көннәр озын, кичләр җылы, ә шәһәрдә дә, табигатьтә дә кызыклы мөмкинлекләр күп. Бу айны телефон экраны артында гына үткәрмәс өчен, үзеңә кечкенә җәйге план төзеп кара. -
ИЮЛЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Июль – җәйнең иң җылы, иң хәрәкәтле һәм иң истә кала торган ае. Бу чорда кемдер сәяхәткә чыга, кемдер яңа танышулар таба, ә кемдер үз-үзенә: «Мин чынлап та нәрсә телим?» – дигән сорау бирә башлый. Йолдызлар июльдә ашыкмаска, ләкин мөмкинлекләрне дә кулдан ычкындырмаска киңәш итә. Бу айда иң мөһиме – үзеңә игътибарлы булу, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрне саклау һәм җәйнең тәмен тоеп калу. -
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
Бүген социаль челтәрләр – безнең көндәлек тормышның бер өлеше. Дуслар белән аралашу, кызыклы видеолар карау, яңалыклар уку, иҗатың белән уртаклашу – боларның барысын да берничә секунд эчендә эшләп була. Әмма виртуаль дөньяда сак булу мөһим. -
ЯШЬЛЕКТӘ БЕЛЕП КАЛЫРГА КИРӘКЛЕ 3 МӨҺИМ ДӘРЕС
20 яшьләр тирәсендә кеше үзен эзли, хаталар ясый, беренче тапкыр олы тормыш белән очраша. Бу чорда күп нәрсә аңлашылмый: кем белән аралашырга, кире кагуларны ничек кабул итәргә, акча һәм салымнар белән ничек эш итәргә? Корей педагогы Ву Тэ Янг үз китабында яшьләргә нәкъ шушы сораулар буенча киңәшләр бирә. -
ПРОДУКТИВРАК БУЛЫРГА ҺӘМ ЭШНЕ КИЧЕКТЕРҮДӘН ТУКТАРГА ЯРДӘМ ИТӘЧӘК 4 ЫСУЛ
Уку, имтиханнарга әзерләнү яки зур проект башкару вакытында прокрастинация белән күпләр очраша. Кайчак эшлисе эш күп, ә башларга көч тә, теләк тә юк кебек тоела. Мондый чакта үзеңне ачулану түгел, ә ярдәм итә торган уңайлы ысуллар табу мөһим. -
ЕГЕТ БЕЛӘН АЕРЫЛЫШКАЧ – ДӨНЬЯ БЕТМИ
Егет белән аерылышу – «була торган хәл генә» дип әйтү җиңел. Әмма ул хәлне кичергән кыз өчен бу чыннан да авыр булырга мөмкин. Кайчак синең эчеңдә берьюлы әллә ничә хис бутала: үпкә, сагыну, оялу, ачу, бушлык, хәтта «миндә берәр кимчелек бар микән?» дигән уйлар. Боларның барысы да нормаль. Иң мөһиме: егет китте дип, синең кыйммәтең кимеми. -
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ – 2026: ТУЛЫ ПРОГРАММА
Яшьләр көне – яшь буынга багышланган милли бәйрәм. Ул өлкән сыйныф укучыларын, студентларны, яшь белгечләрне һәм үз юлын әле генә башлап җибәрүчеләрне берләштерә. Быел Казанда яшьләр көне 27 июньдә уздырыла. -
ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА ЛИМОНАД ЯСЫЙБЫЗ
25 июнь – лимонад көне. Шул уңайдан, сезгә өйдә әзерләп була торган тәмле эчемлек рецептлары тәкъдим итәбез.
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ