Логотип Идель
Бу – тема!

ПРОДУКТИВРАК БУЛЫРГА ҺӘМ ЭШНЕ КИЧЕКТЕРҮДӘН ТУКТАРГА ЯРДӘМ ИТӘЧӘК 4 ЫСУЛ

Уку, имтиханнарга әзерләнү яки зур проект башкару вакытында прокрастинация белән күпләр очраша. Кайчак эшлисе эш күп, ә башларга көч тә, теләк тә юк кебек тоела. Мондый чакта үзеңне ачулану түгел, ә ярдәм итә торган уңайлы ысуллар табу мөһим.

1. Игътибарны тупларга тәмле ризык та ярдәм итә ала

Кайбер кешеләргә уку яки эш вакытында авызда нәрсәдер булу –мәсәлән, сагыз чәйнәү, су эчү, җиңелчә кабымлык ашау – игътибарны тупларга булыша. Бу бигрәк тә игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы булган кешеләргә таныш булырга мөмкин.

Чәйнәү кебек кабатлана торган хәрәкәтләр нерв системасына өстәмә стимул бирә. Шуңа күрә баш мие читкә азрак бүленә, ә төп эшкә игътибарны юнәлтү җиңеләя.

Әлбәттә, бу ысул һәркемгә туры килмәскә мөмкин. Ләкин озак утырырга, дәрес әзерләргә яки имтиханга әзерләнергә кирәк булганда, янда су, чәй, җиләк-җимеш яки башка җиңел ризык булу кайберәүләргә ярдәм итә ала.

2. Зур максатны кечкенә адымнарга бүл

Зур эшләр еш кына куркыта. Мәсәлән, «имтиханга әзерләнергә», «диплом язарга» яки «зур теманы өйрәнергә» дигән максат бик авыр булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә аны кечкенә бурычларга бүлү яхшырак.

Мәсәлән, «бүген бер теманы кабатлыйм», «25 минут эчендә конспект язам», «бер абзац әзерлим» дип план төзергә була. Шулай эшләгәндә, башта ук нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашыла, ә билгесезлек куркынычы кими.

Бу ысул белән бергә «Помодоро» техникасын кулланырга мөмкин. Аның мәгънәсе бик гади: 25 минут эшлисең, аннары 5 минут ял итәсең. Дүрт шундый циклдан соң озынрак тәнәфес ясала.

Таймер кую да ярдәм итә. Вакыт чикле булганда, телефонга карау яки башка эшкә бүленү теләге кими. Ә кечкенә нәтиҗәләр күренә башлагач, эшне дәвам итү җиңелрәк була.

3. Эшне идеаль түгел, ә «ничек булса да» башларга рөхсәт ит

Кайчак прокрастинациянең сәбәбе – эшне бик яхшы итеп башкарырга теләү. Кеше башларга курка, чөнки беренче җөмлә үк матур булырга, беренче вариант ук уңышлы чыгарга тиеш кебек тоела.

Мондый чакта үзеңә «хәзер мин бары тик начар беренче вариант язам» дип әйтү файдалы булырга мөмкин. Мәсәлән, «хәзер мин начар абзац язам», «хәзер мин дипломның беренче караламасын гына эшлим» дип уйларга була.

Беренче вариант идеаль булырга тиеш түгел. Иң мөһиме – башлау. Эш башлангач, фикерләр әкренләп җыела, кызыксыну арта, текстны яки биремне төзәтү җиңеләя.

Атмосфера да ярдәм итә ала. Кайберәүләр гади таймер урынына YouTubeтагы уку өчен махсус видеоларны куллана. Анда 25/5 яки 50/10 форматындагы таймерлар, тыныч музыка, китапханә, шәһәр күренешләре яки башка уңайлы фоннар була. Бу уку процессын бераз кызыклырак итә.

Музыка да төрлечә эшли. Кемгәдер тыныч плейлистлар ярдәм итә, ә кемгәдер киресенчә – ритмлы, көчле музыка кирәк. Иң мөһиме – үзеңә туры килгән форматны табу.

4. Продуктивлык йокыдан һәм ашаудан башлана

Продуктив булу өчен катлаулы система төзү генә җитми. Кайчак иң мөһиме – җитәрлек йоклау, вакытында ашау һәм үз хәлеңне тыңлау.

Әгәр кеше ач, арыган яки йокысы туймаган икән, аңардан зур нәтиҗәләр көтү кыен. Мондый хәлдә игътибарны туплау да, дәрес әзерләү дә, иҗади эш башкару да авырлаша.

Шуңа күрә башта үзеңә гади сораулар бирергә кирәк: мин бүген йокымны туйдырдыммы, ашаганмынмы, ял иткәнменме? Әгәр җавап юк икән, проблема ялкаулыкта түгел, ә организмның арыган булуында булырга мөмкин.

Кайбер кушымталар да ярдәм итә ала. Мәсәлән, Forest яки Focus Flight кебек сервислар вакытны күзәтергә, эшкә игътибарны тупларга һәм процессны уенга әйләндерергә булыша. Forest кушымтасында эшләгән вакытта виртуаль агач үсә, ә Focus Flightта төрле шәһәрләргә «очып барып» була. Мондый кечкенә уен элементлары да мотивация өсти.

Иң мөһиме – үзеңә туры килгән ысулны табу. Берәүгә иртәнге планлаштыру ярдәм итә, икенчегә кичке тынычлык кирәк. Кемдер таймер белән яхшырак эшли, кемдер музыка белән. Универсаль кагыйдә юк.

Продуктивлык – үзеңне көчләп эшләтү түгел. Ул үзеңә ярдәм итүдән, хәлне аңлаудан һәм кечкенә адымнар белән алга барудан башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев