Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛЕКТӘ БЕЛЕП КАЛЫРГА КИРӘКЛЕ 3 МӨҺИМ ДӘРЕС

20 яшьләр тирәсендә кеше үзен эзли, хаталар ясый, беренче тапкыр олы тормыш белән очраша. Бу чорда күп нәрсә аңлашылмый: кем белән аралашырга, кире кагуларны ничек кабул итәргә, акча һәм салымнар белән ничек эш итәргә? Корей педагогы Ву Тэ Янг үз китабында яшьләргә нәкъ шушы сораулар буенча киңәшләр бирә.

Автор әйтүенчә, яшь чакта өч нәрсәне иртәрәк аңлау мөһим: тәҗрибәле кешеләр белән аралашырга өйрәнү, кире кагулардан курыкмау һәм финанс грамоталылыгын үстерү.

1. Укытучылар һәм остазлар белән аралашу мөһим

Автор студент елларын искә төшергәндә, иң зур үкенече итеп укытучылары белән якынрак аралашмавын атый. Ул вакытта аңа бу мөһим түгел кебек тоелган. Әмма соңрак ул укытучыларның бары тик белем бирүчеләр генә түгел, ә зур тәҗрибәгә ия кешеләр булуын аңлаган.

Укытучылар, остазлар, өлкән коллегалар тормышта һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә ала. Алар китапта язылмаган практик киңәшләр бирә, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, кайчак эш, стажировка яки укуны дәвам итү мөмкинлекләре турында да юл күрсәтә.

Шуңа күрә дәрестә сорау бирүдән, консультациягә керүдән, электрон почта аша язу яки киңәш сораудан курыкмаска кирәк. Яхшы мөнәсәбәт билге өчен генә түгел, ә киләчәк өчен дә файдалы.

2. Кире кагудан курыкмаска кирәк

Яшь чакта кеше күп тапкыр «юк» дигән җавап ишетергә мөмкин. Эшкә алмаска, укырга кабул итмәскә, ошаткан кеше җавап бирмәскә мөмкин. Бу күңелсез, ләкин кире кагу синең начар булуыңны аңлатмый.

Мәсәлән, компания сине эшкә алмаса, бу синең сәләтсез булуың турында сөйләми. Бәлки, аларга башка тәҗрибәле кеше кирәктер. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә шулай: бер кешегә ошамау – синең кыйммәтең кимеде дигән сүз түгел.

Кире кагуны шәхси җиңелү итеп түгел, ә тәҗрибә итеп кабул итәргә кирәк. Әгәр мөмкин булса, кире элемтә сорарга була: «Мин нәрсәне яхшырта алам?» Шулай иткәндә, һәр «юк» җавабы үсеш өчен бер адымга әйләнә.

Иң мөһиме – үзеңә ышанычны югалтмау. Кире кагулар тормышның табигый өлеше, алардан качарга түгел, алар белән тыныч эш итәргә өйрәнергә кирәк.

3. Акча һәм салымнар турында иртәрәк белү файдалы

Олы тормышка кергәч, кеше акча эшли башлый һәм салымнар, хезмәт килешүләре, керем-чыгымнар, бюджет кебек темалар белән очраша. Башта бу катлаулы тоелырга мөмкин, ләкин финанс грамоталылыгы бик кирәк.

Эшкә урнашканда хезмәт килешүе яки граждан-хокукый килешү булырга мөмкин. Рәсми эшләгәндә хезмәт хакыннан НДФЛ тотыла, ә эш бирүче аны дәүләткә күчерә. Шуңа күрә килешүдә бер сумма язылып, кулга бераз азрак акча килүе мөмкин.

Кайбер очракларда кеше түләгән салымның бер өлешен кире кайтара ала. Мәсәлән, уку, медицина хезмәтләре, торак сатып алу яки ипотека буенча салым вычеты булырга мөмкин. Моның өчен кирәкле документларны җыю һәм декларация тапшыру сорала.

Фрилансерлар һәм үзешчәннәр өчен система башкача. «Самозанятыйлар» махсус кушымта аша керемнәрен күрсәтә һәм салым түли. Гадәттә, физик затлар белән эшләгәндә ставка – 4 процент, ә оешмалар белән эшләгәндә – 6 процент.

Акчаны аңлап тоту өчен керем һәм чыгымнарны язып бару, айлык бюджет төзү, зур максатларга алдан әзерләнү файдалы. Әгәр салымнар яки документлар аңлашылмаса, бухгалтер яки белгеч белән киңәшләшү яхшырак.

Нәтиҗә

20 яшьләр тирәсендә барысын да белү мәҗбүри түгел. Бу – өйрәнү, ялгышу, яңадан торып басу вакыты. Әмма кайбер нәрсәләрне иртәрәк аңлау тормышны җиңеләйтә: тәҗрибәле кешеләр белән аралашырга кирәк, кире кагулардан курыкмаска кирәк, акча һәм салымнар турында башлангыч белем булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев