Айдар ШӘЙХИН автор яңалыклары
-
ПЕСИЛӘР ҺӘМ ИЛЛӘР: КАЙДА НИЧЕК?
Песиләр турында сүз кузгатканда беренче булып Борынгы Мисыр һәм аның песиләргә табынучы халкы искә төшә, шулай бит? Бу дәүләттә җан ияләренә хөрмәт искиткеч зур булган. Сүз уңаеннан, мисырлылар – кыргый мәчеләрне беренче булып кулга ияләштергән халыклардан да санала әле. -
ГАДӘТЛӘРЕБЕЗНЕ ИНТЕРНЕТ ӨЙРӘНӘ: 2021 ЕЛДА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
Узган ел кешелек тарихында тирән эз калдырды. Коронавирусны тулысынча җиңүгә бераз якынлашсак та, атлыйсы адымнар әле шактый. Фән, белем, технологияләр ковидтан соңгы дөньяга яраклаша башлады гына. 2021 ел фән-техника үсешенең яңа баскычы булып тарихта калырга мөмкин. Белгечләрнең бу хакта фаразлары да бар. -
«OK GOOGLE, ЯҢА ЕЛ ТӨНЕНДӘ ҺАВА ТОРЫШЫ»
Технологияләр тормышыбызны үзгәртте: хәзер иртән һава торышын чамалар өчен караваттан торып, тәрәзәгә кадәр барып җиткәнче, смартфоныңны кулга алып, Google хәбәр иткән фаразларны уку җиңелрәк. Һава торышының нинди булачагын 1-2 көнгә генә түгел, 3-4 атнага да чагыштырмача төгәл итеп билгели ала башладылар. Бу эштә галимнәргә суперкомпьютерлар ярдәм итә. -
ӨРӘКЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК
Өрәкләр турында кинофильмнар һәм мультфильмнар шундый күп ки, аларны хәтта чып-чынлап мифлар, әкиятләр дөньясына кертәсе дә килми. Алар яшәешебезнең шундый табигый өлеше сыман. Иске йортларны очратсак, сәяхәтләрдә борынгы сарайлар яки хәтта замокларга юлыксак, «Монда, һичшиксез, өрәкләр бардыр», – дибез. Кайберәүләр аларны хәтта күрәләр дә бугай. -
ОКЕАННАР ҺӘМ ДИҢГЕЗЛӘР
«Дөнья тулы су, һәм дөнья үзе судан яралган», – дип әйтеп калдырган борынгы (хәтта борынгы греклар өчен дә бик борынгы) грек фикер иясе Фалес. Күпмедер дәрәҗәдә ул хаклы да булгандыр, чөнки бүгенге фән әйтүенчә, планетабыздагы тереклек дөнья океанында барлыкка килгән. Океан әле хәзер дә тереклек чыганагы ул. -
ГАЛӘМГӘ КЕМ ХУҖА БУЛЫР?
Адәм заты соңгы тапкыр 1972 елда Ай өслегенә басты. Ул NASA астронавты Юджин Сернан иде. Айга бары америкалылар гына хуҗа була алды. Хәзер NASA Марста да беренче булып нәкъ менә АКШ байрагын җилфердәтергә тели (Кызганыч, анда байрак җилферди алмый.) -
2020 ЕЛ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ: ЯҢА ӨМЕТЛӘР
Без дүртенче сәнәгый инкыйлаб башланасы чорда яшибез. Шуңа күрә дә технологияләр шаккатарлык тизлек белән камилләшә. Яңа гына аяк баскан 2020 елда кайсы технологияләр тагын да зуррак үсешкә ирешәчәк соң? -
ГАЛӘМНЕҢ ИҢ ГҮЗӘЛ ПОЧМАКЛАРЫ
Галәмнең чиксезлеген күз алдына китерү мөмкин түгел диярлек. Әмма шулай да тырышып карагыз. Иге-чиге булмауда гына түгел җиһаныбызның хикмәте. Ул әле искиткеч матур да бит. Диннәр һәм фәлсәфәчеләр, шагыйрьләр һәм фикер ияләре эзләгән яшәү мәгънәсе бөтенләй булмаса, аны, һич югы, Галәмнең матурлыгында таба алыр идек. -
XXI ГАСЫР: КИБЕРСУГЫШЛАР
Сугыш – коточкыч нәрсә. Үзенең куркыныч максатларына ирешер өчен, ул галимнәрне дә корал камилләштерү эшенә җәлеп итә. Урта гасыр сугышлары белән ХХ-XXI гасыр сугышлары арасында җир белән күк аермасы: элек сугыш коралы берьюлы шулкадәр күп кешене һәлак итә алмаган. -
КИЛӘЧӘК СӘЯСӘТЕ: НИНДИ УЛ?
Киләчәк тасвирланган фильмнарда һәм сериалларда (әйтик, атаклы «Кара көзге»дә) кешелекнең яңа төрле сәяси системаларда яшәвен еш күрергә була. Кеше үзгәрә, җәмгыять үзгәрә, дәүләтләр дә үзләрен башкача итеп оештырырга мәҗбүр. Якын яки ерак киләчәктә Җир планетасында нинди дәүләтләр һәм сәяси системалар барлыкка килергә мөмкин соң? -
МАМОНТЛАР КАЙТЫРМЫ?
Динозаврлар, мамонтлар, йонлач мөгезборыннар, сәйяр күгәрченнәр, башка бихисап имезүчеләр һәм кошлар планетабызның табигать дөньясында кайчандыр яшәгәннәр дә, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар. Ә бит араларында шундый мөлаем җан ияләре дә булган. Бүген кайбер галимнәр юкка чыккан төрләрне тергезү турында хыяллана. Аларның планнары барып чыкса, мамонтлар Җиребезгә кайта алырмы? -
ҮЛГӘН ТЕЛЛӘРНЕ НИЧЕК ТЕРЕЛТӘЛӘР?
Ел саен дөньяда дистәләгән тел юкка чыга. Безнең күз алдыбызда диярлек үлгән телләрнең күбесе, нигездә, – язусыз һәм әдәбиятсыз телләр. Кызганыч хәл... Әмма кайчак бик борынгы, күптән үле телләрне яңадан «терелтәләр». Яңа сулыш алган телләр белән без дә танышыйк әле.