КИЛӘЧӘК СӘЯСӘТЕ: НИНДИ УЛ?
Киләчәк тасвирланган фильмнарда һәм сериалларда (әйтик, атаклы «Кара көзге»дә) кешелекнең яңа төрле сәяси системаларда яшәвен еш күрергә була. Кеше үзгәрә, җәмгыять үзгәрә, дәүләтләр дә үзләрен башкача итеп оештырырга мәҗбүр. «Яшисең килсә, яңа шартларга җайлашырга өйрән!» – бу табигать кануны. Якын яки ерак киләчәктә Җир планетасында нинди дәүләтләр һәм сәяси системалар барлыкка килергә мөмкин соң?
«Отличниклар» хакимлеге – ноократия
Ноократия дигән сәяси корылышны XX гасыр башында рус галиме Владимир Вернадский тәкъдим иткән. Билгеле булганча, Вернадский «ноосфера» дигән төшенчәнең дә авторы. Ул акыл һәм акыллы затлар барлыкка китерә торган табигать-җәмгыять сферасы белән бәйле. Ноократия дәүләте исә кеше акылын өстенлек итә. Бу дәүләттә хакимият интеллектуаль элита кулында булачак, галимнәр, фәлсәфәчеләр, фикер ияләре фән һәм технология ярдәмендә кешелекне прогресска илтәчәкләр.
«Акыллы кешеләр» идарә иткәч, мондый дәүләтне уйланмаган карарлар да кабул ителмәячәк, диләр ноократия тарафдарлары. Әйе, акылсыз карарлар – зур проблема, ләкин акыллы кешеләр дә начар булырга мөмкин. Ахыр чиктә, Шерлок Холмс белән профессор Мориартиның интеллектлары чагыштырырлык дәрәҗәдә югары бит. Ләкин берсен без «акыллы һәм яхшы», ә икенчесен «акыллы, ләкин начар» персонаж дип беләбез. Шуңа күрә мондый дәүләт системасы белән сак булырга кирәк.
Полидәүләт
Киләчәк турында хыялларның берсен Зак Уинерсмит үзенең «Полидәүләт» дигән китабында тасвирлаган. «Полидәүләт» – ул кесә телефонының элемтә операторы кебек. Сиңа, әйтик, дәүләтнең бер төрле кануннары ошый, ә башка берләре ошамый икән, син сайлый аласың. Әлбәттә, моннан бер закон, тегеннән икенчесен түгел. Бер зур дәүләт кысаларында берничә сәяси система яши. Син үзеңә туры килгәнен сайлыйсың һәм шул система кануннарын үтәп яшисең.
Мондый дәүләт идеясе төрле сәяси карашлар арасында каршылык көчле булган илләргә туры килә алыр иде. Ләкин ул чынга ашмастай булып тоела, андый дәүләтне оештырсаң да, ул озак яши алмас кебек.
Корпоратив дәүләт
Күз алдына китерегез: сез – Apple балалар бакчасына йөрдегез, Apple мәктәбендә укыдыгыз, Apple университетын тәмамладыгыз. Apple да эшлисез. Дөрес, бу фантастика түгел, мондый корпоратив университетлар, мәктәп һәм бакчалар бар. Ләкин хәзер тагын да масштаблырак система турында уйлап карыйк. Тулы бер ил нинди дә булса корпорациянеке булып, ул аерым дәүләт сыман яшәсә, нәрсә килеп чыгачак?
Корпоратив дәүләтләрдә нинди дә булса бизнес-корпорация дәүләт белән идарә итү системасын тулысынча үзенеке итә. Дәүләт җитәкчелегендә корпорациянең директорлар советы тора, министрлар – топ-менеджерлар.
Бүгенге җәмгыятьтә халыкара корпорацияләрнең куәте арта бара, Apple яки Google кебек ширкәтләрнең еллык бюджетлары күпчелек дәүләтләрнекеннән зуррак булырга мөмкин, алай гына да түгел, кайбер компанияләрнең хезмәткәрләр саны кайбер илләрдә яшәүче халыктан күбрәк. Шуңа күрә мондый сәяси система барлыкка килү куркынычы чыннан да бар.
Корпоратив дәүләтләр моделе тарихта булган инде. Русиягә хас булган «моношәһәрләр», асылда, корпоратив шәһәр-дәүләтләр ул: шәһәр халкын эш белән тәэмин итә торган завод җитәкчелеге шәһәр мэрына караганда күбрәк абруйга һәм хакимияткә ия булырга мөмкин (һәм бу урында без киләчәкнең безнең илдә башлануы турында шаяртабыз).
Ясалма интеллект идарәсе
Гаҗәеп куәтле ясалма интеллектны «ясый» алсак, ул иртәме-соңмы бөтен дөньяда хакимлеген урнаштырырга мөмкин. Бу – традицион фантастика сюжеты, аны киноларда һәм китапларда очратырга мөмкин.
Суперсанак аңы безне роботлар ярдәмендә буйсындырырмы, яки турыдан-туры кешеләрнең акылына хуҗа булырмы – мөһим түгел. Монда ике юл бар: йә без компьютер колларына әвереләбез, яисә инде кешелекне яңа юлдан үстереп, «якты киләчәккә» барабыз.
Ясалма интеллект идарәсендә дә, ноократиядәге кебек, этика проблемасы бар. Кешеләр тормышында әхлакый сораулар күп, машина акылы аларны ничек хәл итәр? «Суперсанак дәүләтендә» бу җитди мәсьәлә булачак.
Геронтократия
Геронтократия – картлар идарәсе ул. «Яшьләр сүзен янчыкка сал, картлар сүзен капчыкка», – диләр. Геронтократиядә хакимият карт кешеләр кулында була. Тарихта андый идарә системалары күзәтелгән инде. Әйтик, Совет дәүләтенең иң югары сәяси элитасын 1960-1970 елларда «пенсионер бабайлар» тәшкил иткәнен беләбез.
Киләчәктә исә яңа геронтократиянең төп гаепчесе хәзерге медицина булырга мөмкин. Кеше гомеренең озынлыгы арта, Паркинсон авыруы яки Альцһеймер авыруы кебек картлык авыруларын дәваларга өйрәнсәк, бик озак һәм сәламәт яшәү нормага әйләнәчәк. Димәк, яшь чагыннан байлык һәм хакимият туплаган кешеләр бик озак вакыт дәвамында җитәкче була алачак. Нәтиҗәдә, яшьләр картларга буйсынып яшәячәк.
Бер планета – бер дәүләт
Сүз глобаль дәрәҗәдә бердәм демократик дәүләт төзү турында бара. Глобальләшү – заманабызның төп үзенчәлеге, яңа коммуникация чаралары аркасында илләр арасындагы чикләр җуела бара. Икътисадый һәм мәдәни яктан Җир планетасы берләшеп килә инде. Алга таба исә сәяси берләшү дә мөмкин.
1945 елда үзенә күрә бер «планетар хөкүмәт» – Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелгән иде инде. Бүген ул тиешенчә эффектив булмаса да, киләчәктә күпкә нәтиҗәлерәк сәяси берләшмә корылырга мөмкин. Әгәр кешелек башка планеталарда яши башласа, Җир планетасының бердәм сәяси системага әйләнүе табигый булыр иде.
Бу, әлбәттә, төрле фаразлар гына. Нинди генә сәяси система барлыкка килсә дә, ул кешеләрнең файдасына хезмәт итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев