ӨРӘКЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК
Өрәкләр турында кинофильмнар һәм мультфильмнар шундый күп ки, аларны хәтта чып-чынлап мифлар, әкиятләр дөньясына кертәсе дә килми. Алар яшәешебезнең шундый табигый өлеше сыман. Иске йортларны очратсак, сәяхәтләрдә борынгы сарайлар яки хәтта замокларга юлыксак, «Монда, һичшиксез, өрәкләр бардыр», – дибез. Кайберәүләр аларны хәтта күрәләр дә бугай.
Өрәкләр дип гадәттә үлгәннәрнең яки башка берәр төрле объектларның (хайваннар, биналар, хәтта корабларның) күзгә күренә торган шәүләсен атыйлар. Алар төрле була. Барлык өрәкләр дә Каспер сыман түгел, барысы да ак яки зәңгәрсу да түгел. Төрле легендаларда һәм халык ышануларында өрәкләрнең тасвирламалары үзгәрергә мөмкин. Әмма асылы шул: алар хәзер бу урында булмаган объектны алыштыралар.
Фән беркайчан да өрәкләргә курку яки тетрәнү белән карамаган. Аларның күзгә күренүен табигый сәбәпләр аша да аңлатып була бит. Өрәкләр белән күрешүчеләрнең хатирәләрен галимнәр һәр очракта диярлек аңлатып бирә ала. Күпчелек очракта бу очрашуларның сәбәпләре менә нинди була.
Галлюцинацияләр
Вафат булган кешеләрне, ниндидер хыялый җан ияләрен һәм хайваннарны тере итеп күрүчеләр арасында психик авырулардан газап чигүчеләр бик күп. Кеше хәтта авыру булмаса да, билгеле бер халәттә яки психикага йогынты ясый торган матдәләр тәэсирендә аның күзенә барыбер нидер күренергә мөмкин. Мондый хәлләрне, билгеле булганча, галлюцинацияләр дип атыйлар. Наркотиклар, аерым төр гөмбәләр һәм үсемлекләр, дарулар һәм психик авырулардан тыш, галлюцинацияне сәламәт килеш тә күреп була. Мәсәлән, озак вакыт дәвамында җир астындагы мәгарәләрдә эшли торган батыр кешеләр – спелеологлар – кайвакыт чит тавышлар ишетәләр, кемнедер күргәндәй булалар. Бу – озак вакыт дәвамында гадәти булмаган мохиттә булуның нәтиҗәсе. Шулай итеп, күпчелек өрәкләр – галлюцинация нәтиҗәсе.
Оптик иллюзияләр
Яктылык үзенчәлекләре аркасында да, гади әйберләрнең күзгә башкачарак күренүе аркасында да өрәкләр «килеп китәргә» мөмкин. Андый гына өрәкләрне барыбызның да күргәне бар: болытларда, төтендә, чәй яки каһвә чүбендә әллә нәрсәләргә охшаш сурәтләр табып була бит. Балачакта көтү көткәндә, мин зәңгәр күк йөзендә агылган болытларда без белмәгән һәм ишетмәгән затларны, аларның бер сүз дәшми, каядыр талгын гына атлауларын, ә кайчак шулай ук бер артык тавыш чыгармый гына әллә нинди сугышлар оештыруын күзәтергә ярата идем. Кичләрен агач ботакларыннан да шундый ук сурәтләр чыгарып була. Борынгы кешеләр яки артык хисле кешеләр шундый чакларда өрәкләрне дә күрә ала. Бу – гади иллюзия генә.
Оптик иллюзияләрдән тыш, күпсанлы тавыш һәм хис иллюзияләре дә булырга мөмкин. Җил искәндә сәер тавышлар ишетсәгез, иң әүвәл йортның искергән такталарына игътибар итегез, «өрәк» шунда «качып» ятадыр.
Миражлар
Кайбер өрәкләр, шәүләләрнең табигате мираж белән аңлатыла. Бу да иллюзия сыман, әмма күзгә күренгән объект чынлыкта бар, ләкин оптика эффектлары аркасына ул башка урында күзәтелә.
Техник хаталар
Өрәкләрнең фотога яки видеога төшерелгән язмалары да бар дип санала. Ягъни «өрәк аулаучылар»ның дәлилләре бар, янәсе. Ләкин җитди техник анализ вакытында бу фото-, видеоматериалларның чынлыгы бер тапкыр да исбатланмаган. Гадәттә, фотодагы өрәк – ул төрле яктылык чыганакларының объективта ялтыравы нәтиҗәсендә чыккан техник хата. Теләгән очракта, теләсә кайсы кешене өрәк сыман итеп фотога яки видеога төшереп була.
Алдашу
Сүз башында замоклар турында искә алган идек. Өрәкләрне «күргән» кешеләр арасында теге яки бу бизнес мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да юк түгел. Иске йорт яки замокларны нәкъ менә өрәкләре өчен сатып алучылар да бар. Шундый биналардан аттракцион яки һичьюгы туристлар өчен кызыклы урын ясарга теләүчеләр дә күп. Мондый очракларда гади генә искерәк бинада да өрәкләр оясы «оештырырга» бик мөмкиннәр.
Шул рәвешле, өрәкләр турында киң таралган язмалар һәм истәлекләр фән күзлегеннән бернинди дә раслау тапмый. Теге дөньядан килгән җаннар белән очрашуларның чын табигате я иллюзияләр, я махсус уйдырма, яисә инде галлюцинацияләр генә булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев