Логотип Идель
Бу – тема!

МАМОНТЛАР КАЙТЫРМЫ?

Динозаврлар, мамонтлар, йонлач мөгезборыннар, сәйяр күгәрченнәр, башка бихисап имезүчеләр һәм кошлар планетабызның табигать дөньясында кайчандыр яшәгәннәр дә, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар. Ә бит араларында шундый мөлаем җан ияләре дә булган. Бүген кайбер галимнәр юкка чыккан төрләрне тергезү турында хыяллана. Аларның планнары барып чыкса, мамонтлар Җиребезгә кайта алырмы?

 

Бу, гомумән, мөмкинме?

Фантастикага якын булып тоелса да, юкка чыккан хайваннарны тергезү проектларын башкару техник яктан мөмкин дип санала. Монда кулланыла ала торган төп ысул – клонлаштыру. Клонлаштыру егерме ел элек чынбарлыкка әйләнде инде. Әйтик, мамонтны тергезер өчен (кайчандыр яшәгән мамонтның клонын ясар өчен), безгә аның ДНКсы кирәк, аннары мамонтка якын булган бер төрнең ана затында (мәсәлән, ана филдә) мамонт баласын үстерергә була. Җиңелме? Бик авыр түгел кебек.

Шулай да, әгәр бу эш бик гади булса, мамонтлар, моа кошлары һәм тасман бүреләре күптән зоопаркларда йөгереп йөрер иде шул. Галимнәргә комачаулый торган берничә проблема бар.

Беренчедән, ДНК. Дезоксирибонуклеин кислотасы – биологик полимер, анда җан иясен «барлыкка китерү»нең тулы инструкциясе саклана. Органик җисем булганга күрә, ДНК бик начар саклана. Аның молекулалары бик озын (кешенең һәрбер күзәнәгенең төшендә якынча өч метрлык полимер саклана), димәк, гасырлар, меңъеллыклар, йөзәр мең еллар буена кайдадыр яткан калдыклардан тулы ДНК табу бик авыр. Җан иясе үлгәч тә, нуклеаза ферментлары күзәнәкләрдәге озын молекулаларны юкка чыгара башлыйлар. ДНК ярым таркалсын өчен, иң күбе 158 мең ел кирәк, шуннан борынгырак калдыкларда нуклеотидлар арасында бәйләнеш күбесенчә өзелгән булачак. 65 миллион ел элек юкка чыккан динозаврларның тулы ДНКсын без беркайчан да тергезә алмаячакбыз.

Икенчедән, ДНК сакланган очракта да, җан иясен үстерергә тиешле ана зат табылырмы соң? Ана фил үз карынында мамонт баласын 22 ай буена йөртә алмаска да мөмкин. Бу ике төрле имезүче арасындагы биохимик яки физиологик аермалар аркасында мамонт эмбрионы һәлак була ала. Мәсәлән, моа кошын клонлаштырган очракта, аңа якын торган тәвә кошын кулланырга туры килер, мөгаен. Ләкин моа тәвәдән, кимендә, бер метрга биегрәк һәм иң азы 70 килограммга авыррак булган. Страусның мондый кошның йомыркасын салырга көче җитмәс.

Нәрсәләрне тергезергә?

Моа исемле кош Яңа Зеландиядә яшәгән. XVII гасырда моалар тәмам юкка чыга, чөнки бу утрауда яши башлаган маори кабиләләре аларны, бердән, ашап бетерә, икенчедән, урманнар-кырларны бакча һәм көтүлекләргә әйләндерә. Моалар «баһадир кошлар» булганнар: буйлары 3,6 метрга җиткән, авырлыклары 230 килограмм тирәсе булган. Яңа Зеландиядә моаларның сөякләре күп сакланган, тик аларда тулы күзәнәк төше калганмы-юкмы, әлегә билгесез.

Бер гасыр эчендә тулысынча юкка чыккан, 3-5 млрд вәкилен югалткан сәйяр күгәрченнәрне дә тергезергә теләүчеләр күп. XIX гасырга кадәр күгәрченнең бу төре дөньяда иң күп таралган кош булган. Башлыча алар Төньяк Америкада яшәгәннәр. Орнитолог Александр Уилсон 1810 елда сәйяр күгәрчен төркеменең 380 чакрымга сузылып дүрт сәгать дәвамында туктаусыз баш очыннан очып үтүен тасвирлап калдырган. Менә шундый зур төркемнәре булган аларның. Әмма сәйярларның бер «кимчелеге» – тәмле итләре аркасында аларны күпләп аулый башлаганнар. 1900 елда Оһайода табигатьтә яши торган соңгы сәйяр күгәрченне табалар. 1914 елның 1нче сентябрендә исә зоопаркта яшәгән соңгы күгәрчен дә һәлак була. АКШта соңгы елларда «Тергезергә һәм кайтарырга» исемле проект эшли, Калифорния университеты галимнәре бу проект кысаларында төрле алымнар кулланып, сәйяр күгәрченнәрне терелтергә хыяллана. Аларның планнары барып чыкса, бу төр төгәл рәвештә тергезелмәячәк, аңа максималь дәрәҗәдә охшаш күгәрченнәр генә туачак.

Сумкалы бүре, яки тасман бүресен 1986 елда юкка чыккан дип игълан иткәннәр. Чынлыкта ул 1930 елларда ук юкка чыга. Бу фаҗиганең сәбәпчесе – Тасмания хөкүмәте оештырган ау кампаниясе. Сумкалы бүреләрне хөкүмәт сарыкларга зыян салмасыннар өчен киметергә теләгән була. 1999 елда сумкалы бүренең клонын ясау проектын ачтылар, ДНК чыганагы итеп музейда спиртта сакланган бүре баласын кулландылар. Ләкин 2005 елда проект туктатылды, чөнки ДНК үрнәкләре бозылган булып чыкты. Мөгаен, кешеләр беркайчан да тасман бүреләрен очрата алмас инде.

Австралиядә яшәгән реобатрахус бакасын 1980 елларда юкка чыккан. Бу бакаларны кайтару турында күп галимнәр хыяллана, чөнки реобатрахус – уникаль җан иясе. Бу баканың эмбрионнары баканың ашказанында үсә! Бака уылдыгын йота да, 18-25 эмбрион аның корсагында 6-7 атна дәвамында үсә. Бу вакыт дәвамында бака берни дә ашамый. «Бала тапкан» чакта исә ул авызын киң итеп ача да, нәни бакалар аның эченнән сикереп чыгалар. Мондый әкияти җан ияләрен Яңа Көньяк Уэльс университетында тергезергә планлаштыралар. Әлегә хыялый галимнәр уңышка ирешә алмады.

Ике тапкыр юкка чыккан кәҗәмөгез

Пиреней кәҗәсе, яки кәҗәмөгезе 2000 елда тулысынча юкка чыккан иде: Испаниядәге Рдес милли паркында яшәп яткан Селия исемле соңгы кәҗәмөгезгә агач килеп төшкәч, биологлар бу төр белән хушлашты. Әмма шул ук елның көзендә сакланып калган тукыма үрнәкләрен кулланып, Селияне клонлаштыру башланган. Күкәй күзәнәкләрен йорт кәҗәләреннән алганнар, галимнәр 57 эмбрион булдырып, шуларны суррогат аналарга урнаштырган. Беренче сынауда бер эмбрион да исән кала алмаган, икенче тәҗрибә барышында исә беренче клон туган. Әмма ул нибары җиде минут кына яши алган һәм үпкә авыруы аркасында һәлак булган. Шулай итеп, бу төр икенче тапкыр юкка чыккан дияргә мөмкин.

Пиреней кәҗәмөгезе тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ДНК материаллары тиешле сыйфатта сакланган очракта, юкка чыккан төрләрне клонлаштырып була, тик проблемалар һаман кала әле. Монда кайбер әхлакый сораулар да бар. Тергезелгән җан ияләре белән нишләргә соң? Алар алга таба яшәсен өчен нинди көч һәм чыгымнар кирәк булыр? Шуңа да юкка чыгу куркынычы янаган башка җан ияләрен коткарып калу мөһимрәк эш булып тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев