Логотип Идель
Бу – тема!

2020 ЕЛ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ: ЯҢА ӨМЕТЛӘР

Без дүртенче сәнәгый инкыйлаб башланасы чорда яшибез. Шуңа күрә дә технологияләр шаккатарлык тизлек белән камилләшә. Яңа гына аяк баскан 2020 елда кайсы технологияләр тагын да зуррак үсешкә ирешәчәк соң?

Ясалма интеллект хезмәт күрсәтү буларак

Ясалма интеллект яки шәкли фәһем – дәверебезнең иң күп үзгәрешләр һәм трансформацияләр кичерә торган техника өлкәсе. Соңгы елларда компанияләрнең күпчелеге ясалма интеллект ярдәмендә үз клиентларын һәм кулланучыларын җәлеп итү алымнарын яхшырту һәм бизнес-операцияләрне камилләштерү юлларын эзләде. Бу юнәлештә хәрәкәт 2020 елда да дәвам итәчәк. Бик күп компанияләр үз максатларына хезмәт итә торган ясалма интеллект системаларын булдырачак. Ә инде булдырырга өлгергәннәре үз системаларында табылган хата-кимчелекләрне киметү, бөтенләй бетерү өчен кулдан килгәнне эшләячәк. Әлбәттә, мондый эшне башкару өчен компанияләргә күп көч һәм акча кирәк.

Шуңа да ясалма интеллект әсбаплары махсус платформалар аша эшләвен дәвам итәчәк. Ягъни мәсәлән, «Ялкын» журналы үзенең кәгазь вариантына язылучыларны, сайтны карап баручыларны һәм Инстаграмда күзәтүчеләрне (синең белән мине, дустым) өйрәнергә теләсә, ул Amazon, Google яки Microsoft тәкъдим иткән платформаларны кулланачак, кирәк булган мәгълүматны кертәчәк, алгоритмнарның нинди булырга тиешлеген аңлатачак. Ясалма интеллект исә «Ялкын»ның сорауларына җавап бирәчәк.

Мондый эш алымын аI-as-a-service, ягъни «ясалма интеллект хезмәт күрсәтү буларак» дип атыйлар. Мондый хезмәтләрне тәкъдим итәрдәй платформалар саны тагын да артачак, бәяләр дә төшә башлаячак.

5G челтәрләре

Мобиль Интернет элемтәсенең бишенче буыны безгә мәгълүмат белән супер тизлектә алышырга мөмкинлек бирәчәк. Элемтә үзе исә күпкә стабильрәк тә булачак. Татарстан халкы өчен 5G өлешчә таныш инде: 2018 елда Иннополис шәһәрендә аны сынап карау башланды, шул ук елда футбол чемпионаты вакытында аны Казанның  Сибгат Хәким урамында эшләттеләр. 2019 елда Татарстанда 5G-интернетны сынап карау өчен 8 территория билгеләнгән иде: Казанның Ямашев проспекты, Вахитов һәм Яңа Савин районнары, Чаллыда КАМАЗ, Әлмәт, Арча, Иннополис һәм Габдулла Тукай  исемендәге «Казан» халыкара аэропорты.

2020 елда 5G дөнья буйлап атлавын дәвам итәр, ахры. Супер тиз Интернет югары сыйфатта кино карау, музыка тыңлау һәм уеннар уйнар өчен генә уйлап табылмады. 5G безнең бөтен тирәлегебезне, яшәгән өйләребезне һәм эш урыннарыбызны үзгәртә башлаячак. Машиналар, роботлар, автоном хәрәкәт чаралары һәм «әйберләр», ягъни төрле җайланмалар, шушы мобиль Интернет челтәре ярдәмендә үзара зур күләмдәге мәгълүматны алыша алачак. Бу исә «әйберләр Интернеты»ның уңышлы эшләвенә китерәчәк.

Йөртүчесез машиналар

Автоном режимда яки бөтенләй йөртүчесез хәрәкәтләнә торган машиналар белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Алар бар. Аларны хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кайвакыт туктата (җәй көне Иннополиста булган кызыклы хәлне хәтерлисездер). Әмма гади юлларда бу машиналарны күрү мөмкин түгел диярлек.

«Тесла» ширкәте җитәкчесе Илон Маск 2020 елда йөртүчесез генә мөстәкыйль хәрәкәтләнә торган машинаны күпләп сатуга чыгарырга тели. Әмма бу өлкәдә Маск ялгызы түгел, әлбәттә. Автомобильләр һәм йөк машиналары чыгара торган бик күп компанияләр продуктларын төрле дәрәҗәдә автономлаштыру, мөстәкыйль итү турында уйлана. Уйлана гына түгел, эшли дә. 2020 ел йөртүчесез таксилар өчен дә үсеш елы булачак.

Машиналарның шофёрларсыз гына йөрүен законнар ягыннан да көйләп бетерергә кирәк бит әле. Быел төрле дәүләтләрдә бу өлкәгә караган кагыйдәләрне булдырырга тырышырлар, ахрысы. Вакыт җитте инде.

Һәр кешегә үз медицинасы

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә технологияләр үзгәреш кичерәчәк. Моңа сәбәп булган вакыйгаларның берсе – дөньяның шашынып диярлек смарт-сәгатьләр, акыллы беләзекләр һәм башка шундый девайслар белән мавыгуы. Датчиклар ярдәмендә организмның төрле характеристикаларын теркәп барган смарт-сәгатьләр сәламәтлекнең халәте турында зур күләмле мәгълүмат туплыйлар бит. Моның ярдәмендә кайбер авырулар хакында  симптомнары күзгә күренгәнче үк белеп булачак.

Дәвалауга килгәндә исә, 2020 ел шәхсиләштерелгән медицина үсеше елы булачак дип көтелә. Әлбәттә, дөньяның төрле илләрендә ул төрле темпта барачак. Шәхсиләштерелгән медицина ул – һәр кешенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, аңа туры килгән дөрес дәвалау алымнарын куллану дигән сүз. Махсус сиңа туры килгән дарулар һәм процедураларны синең турында девайслар туплаган мәгълүмат ярдәмендә билгеләячәкләр.

2020 елда авыруларны алдан ачыклау һәм кешеләрне шәхсиләштерелгән медицина ярдәмендә дәвалау өчен яңа әсбаплар чыгар дип көтелә.

Киңәйтелгән чынбарлык

«Киңәйтелгән чынбарлык» төшенчәсе ул – берничә яңа һәм туып килүче технологиянең берләшүе. Виртуаль чынбарлык шлемнар ярдәмендә компьютер төзегән виртуаль дөньяга чуму мөмкинлеген бирә. Өстәмә чынбарлык исә смартфон экраннары яки дисплей аша чын дөньяга цифрлы объектлар өстәү ул. Ә менә катнаш чынбарлык – өстәмә чынбарлыкның киңәйтелгән варианты: монда син чын дөньяга өстәлгән цифрлы объект белән эшли аласың. Мәсәлән, бүлмәңдә пианино юк иде, әмма син өстәмә чынбарлык җайланмасында бүлмәңдә пианино урнаштырдың да, хәзер шунда уйныйсың, ди. Цифрлы, виртуаль объект чын объектка өстәлде, һәм без бу объект белән эшләп  тә алдык.

2020 елда бу технологияләрнең үсеше бик зур тизлек белән дәвам итәчәк. Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык белем бирү, өйрәтү, симуляцияләр оештыру өчен болай да кулланыла, бизнес өлкәләрендә аны файдалану тагын да артачак әле. «Ялкын» битләрендә дә өстәмә чынбарлык объектларының кодлары чыга башламагае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев