Логотип Идель
Бу – тема!

ГАЛӘМГӘ КЕМ ХУҖА БУЛЫР?

Адәм заты соңгы тапкыр 1972 елда Ай өслегенә басты. Ул NASA астронавты Юджин Сернан иде. Айга бары америкалылар гына хуҗа була алды. Хәзер NASA Марста да беренче булып нәкъ менә АКШ байрагын җилфердәтергә тели (Кызганыч, анда байрак җилферди алмый.)

SpaceX компаниясе

Марска барып җитәргә хыялланучы иң билгеле кеше, – әлбәттә, Илон Маск. Аның SpaceX компаниясе Марска кеше җибәрергә һәм анда колония төзергә дип максат куя һәм бу юнәлештә бик җитди адымнар белән алга бара. Моның өчен алар махсус кораб һәм ракеталар ясый. Маскның өмете – Big Falcon Rocket дигән проектында: ул 150 тонна йөк күтәрә алачак, аның ярдәмендә кешеләрне яки йөкләрне Айга, Марска яки Җирнең дә төрле нокталарына илтеп булачак. Марстан кире кайтыр өчен, BFR бу планетаның үзендә әзерләнгән ягулыкны кулланачак.

NASA оешмасы

Американың дәүләт оешмасы NASA шулай ук Марска очарга әзерләнә. 2030 елларга алар Кызыл планетага барып җитәргә тиеш. Моның өчен Space Launch System (SLS) дигән бик авыр ракета ясала. Ракета «Орион» исемле корабны галәмгә чыгарачак. Ул алты астронавтны илтә алачак. Башта Ай орбитасында галәм станциясе төзеләчәк, ул планетара очышларны җентекләп өйрәнергә булышачак. Ягъни Америка башта Айга әйләнеп кайтырга тели. Ә аннары инде Deep Space Transport планетара галәм корабы төзеләчәк, аның белән Кояш системасының төрле планеталарына барып булачак.  Кораб Ай янындагы станциядән экипажны алып китәчәк, шунда ук төзәтәсе элементларны каратачак.

Россия

Россия дә Айга һәм Марска очарга хыяллана. Бездә «Союз-5» ракетасы нигезендә яңа ракета төзеләчәк. Илебез әле яңа галәм корабы да булдырырга уйлый. «Федерация» дип исемләнгән кораб Айга да, якын планеталарга да оча алачак. Әмма «Федерация» белән Марска очу шикле. Аның өчен аерым бер кораб кирәк. Күрәсең, Россия галимнәре Кызыл планетага оча торган корабны орбитада модуль-модуль итеп төзергә планлаштырадыр. Безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар: Халыкара галәм станциясе Россия модульләреннән башланган иде.

Кытай

Америка белән Россияне Кытай куып җитеп килә. Алар хәтта, Ай һәм Марс белән чикләнмичә, астероидларга һәм Юпитерның иярчене – Ганимедка барып җитәргә планлаштыралар. Анда «Чанчжэн-9» ракетасын төзиләр. Ул Галәмгә беренче тапкыр 2028 елда күтәрелергә тиеш.

Кытай икътисадының уңышларын һәм сәяси системасының тотрыклылыгын исәпкә алсак, аларның Галәм көрәшендә дә беренчелеккә ирешә алуына ышанырга була.

Ауропа һәм Һиндстан

Ауропа берлеге белән Һиндстан да әкренләп-әкренләп Галәмгә үз корабларын һәм галәм аппаратларын чыгара. Дөресен әйткәндә, кешелекне Кызыл планетага һәм чиксез Галәмнең башка нокталарына илтеп җиткерү хакына без, төрле дәүләтләр, үзара көрәшергә тиеш түгел. Технологияләрне, ресурсларны, белемнәрне берләштерергә һәм бердәм булып хәрәкәт итәргә кирәк. Өстәвенә Галәмнең сюрпризлары да булырга мөмкин...

Тугызынчы планета

2016 елның башында Калифорния институтында эшләүче галимнәр Константин Батыгин белән Майкл Браун «Кояш системасында тагын бер планета булырга мөмкин» дип хәбәр иттеләр. Алар фикеренчә, әлеге планета Плутоннан читтәрәк урнашырга һәм Җирдән берничә тапкыр зуррак булырга тиеш. Галимнәр уйлавынча, ул планета Кояш тирәли 10-20 мең ел тирәсе әйләнә, шуңа күрә аны кешеләр һаман да берничек тә күзәтә алмаганнар.

Тугызынчы планета турында астрономия белән кызыксынучылар күптәннән уйлана инде. Озак вакыт дәвамында нәни Плутоныбызны тугызынчы, төпчек планета дип атыйлар иде. 2006 елда гына аңа кәрлә статусы бирделәр.

XXI гасырда билгесез планетаны нигә эзлиләр соң? Нәрсә сөйли аның барлыгы турында? Эш шунда ки, Нептуннан ераграк урнашкан кәрлә планеталарның орбиталары галимнәрне сагаерга мәҗбүр итә. Аларныкы сыман орбиталар, гадәттә, зур объект тәэсире аркасында формалаша. Батыгин белән Браун «Тугызынчы планета гигант газ планетасының төшеннән барлыкка килгән» дип уйлыйлар. Кайчандыр бу гигант Юпитер тирәсендәрәк булган, соңрак Юпитер тәэсире белән аның орбитасы бик еракка тайпылган, дип фикер йөртә алар.

Серле Тугызынчы планета чыннан да бармы икән соң? Миңа калса, аны чып-чынлап тапмыйча, телескоптан яки сурәтләрдән күрмичә, берни дә әйтеп булмый. Орбиталар белән булган гаҗәп хәлләрне башкача да аңлатып була бит. Тугызынчы планета чираттагы гипотеза гына булып калырга да бик мөмкин.

Ай, Марс һәм Галәмнең үзе өчен яңа көрәш бара. Кайчандыр бу көрәштә ике дәүләт кенә катнаша иде: Советлар Союзы һәм АКШ. Бүген исә АКШның үзендә дә үзара көрәшүче компанияләр беренчелеккә омтыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев