ГАДӘТЛӘРЕБЕЗНЕ ИНТЕРНЕТ ӨЙРӘНӘ: 2021 ЕЛДА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
Узган ел кешелек тарихында тирән эз калдырды. Коронавирусны тулысынча җиңүгә бераз якынлашсак та, атлыйсы адымнар әле шактый. Фән, белем, технологияләр ковидтан соңгы дөньяга яраклаша башлады гына. 2021 ел фән-техника үсешенең яңа баскычы булып тарихта калырга мөмкин. Белгечләрнең бу хакта фаразлары да бар.
Гадәтләр интернеты
Бу сәер атама артында бик кызыклы технология яшерелгән. Internet of behavior, яки үз-үзеңне тоту интернеты кешенең көндәлектәге тәртибе, үзен ничек тотуы, гадәтләре һәм холкы белән бәйле. Аны башкача «гадәтләр интернеты» дип тә әйтеп булыр иде. Сүз нәрсә турында бара соң?
Эш шунда ки, бүген күбебездә безнең адымнарны теркәп бара торган җиһазлар бар. Фитнес-браслетлар яки акыллы сәгатьләр секунд саен безне күзәтеп тора. Ә алга таба тән температурасын, кандагы шикәр яки лейкоцитлар күләмен үлчи-терки торган чиплар да булачак. Кыскасы, кешеләр турында шундый вак кына мәгълүматны терки торган җиһазлар һәм датчиклар бар һәм булачак.
Болар барысы да тупланган мәгълүматны безгә дә хәбәр итә, шул ук вакытта кайдадыр башка бер урында җыеп та бара. Болар нигезендә компанияләр кешеләрнең тотышына йогынты да ясый башлый ала.
Төрле оешмаларга һәм дәүләткә нинди файда булачак соң? Монда инде фантазия генә эшләсен, юнәлешләр бик күп:
– Реклама, яңа продуктны сатуның нәтиҗәлелеген тикшерү; рекламаны тулысынча кулланучыга шәхсиләштерү
– Хастаханәдә һәм өйдә дәваланучыларның халәтен реаль режимда күзәтү
– Дәүләт сәясәтен үзгәртү, нәтиҗәлерәк программалар булдыру һ.б.
«Әйберләр интернеты» бихисап җиһазлар аша шундый мәгълүматны туплауга юнәлтелсә, «гадәтләр интернеты» бу мәгълүматны файдалы белемгә әйләндерә. Нәтиҗәдә, кемдер яки нәрсәдер безне үзебездән дә яхшырак белә алачак.
Ахырда нәрсә килеп чыгар – билгесез. Ләкин без элек китапларда яки киноларда гына тасвирланган чорларга якынлашабыз.
Гиперавтоматлаштыру
COVID-19 төрле илләрдә цифрлаштыру процессларын тизәйтте, без яңалыкларга ияләшергә мәҗбүр булдык. Эре компанияләр исә тагын да алгарак китте. Бизнеста бара торган процессларның кайсыларын автоматлаштырып була, шуларның барысын да автоматлаштырырга кирәк дигән максат та бар. Гиперавтоматлаштыру шуны аңлата да инде. Оешмалар иң алдынгы технологияләрне – ясалма интеллект, машинаның үзен өйрәтүе, мәгълүматларны интеллектуаль анализлау һ.б. – кулланып, искиткеч дәрәҗәдә оптимальләштерелгән структуралар булдырачак.
Элек роботларга нинди дә булса стандартка буйсынган эшләрне генә кушып була иде. Әмма гиперавтоматлаштыру барышында конкретлаштырылмаган гамәлләрне дә кодлар теленә күчереп булачак.
Акыллы һәм кушылмалы бизнес
Бу акыллы сүзләр дә сезне куркытмасын. Аңлашыла ки, бизнес алып барганда бик күп күләмдә мәгълүмат туплана. Әйтик, клиентлар исемлеге, исәп-хисаплар, товар килү/китү, заказлар һ.б. Акыллы итеп эшләргә теләгән оешмаларда барлык мәгълүматлар дөрес итеп җыела һәм эшкәртелә. Күләмле мәгълүматларны эшкәртү технологияләре шуның өчен кирәк тә инде.
Бизнесменның кулында күбрәк мәгълүмат булган саен, ул карарларын дөресрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп кабул итә ала. Димәк, оешмаларда it-системаларны камилләштерергә кирәк. Монда өлешчә «гадәтләр интернеты» да, «әйберләр интернеты» да ярдәм итә ала.
«Кушылмалы» (оригиналда composable) сүзе исә яңача эшли торган бизнесның төп принципларын аңлата. 2021 елда без сыгылмалы булырга һәм һәртөрле үзгәрешләргә әзер торырга тиешбез. «Кушылмалар», ягъни ниндидер модульләр, элементлар гел үзгәрергә мөмкин. Белгечләр монда 4 төп принципка игътибар итәргә чакыра:
– ачышлар ясый-ясый тизлекне арттыру;
– модульләп эшли-эшли сыгылмалырак булу;
– оркестр белән идарә иткән сыман җитәкчелек итү;
– автономлык аша тотрыклылыкка ирешү.
Компанияләр бу яңа кагыйдәләргә нигезләнеп эшли алырмы-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма без яңа технологияләр һәм эш принципларына әзер торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев