Логотип Идель
Бу – тема!

ОКЕАННАР ҺӘМ ДИҢГЕЗЛӘР

«Дөнья тулы су, һәм дөнья үзе судан яралган», – дип әйтеп калдырган борынгы (хәтта борынгы греклар өчен дә бик борынгы) грек фикер иясе Фалес. Күпмедер дәрәҗәдә ул хаклы да булгандыр, чөнки бүгенге фән әйтүенчә, планетабыздагы тереклек дөнья океанында барлыкка килгән. Океан әле хәзер дә тереклек чыганагы ул.

Тейя планетасы бүләге

планета

Җир шарында 5 океан бар дип санала: бөек һәм тиктормас Тын океан, илебезнең бик зур өлешенә терәлеп торган Төньяк Боз океаны, Иске Дөнья белән Яңа Дөньяны аерып  торган Атлантик океан, җылы рәхәт Һинд океаны һәм салкын, серле һәм бәхәсле Көньяк океан. Алар эчендә төрледән-төрле диңгезләр, култыклар һәм тамаклар да бар.

Океаннарның барлыкка килүе – Җир планетасы тарихында булган драматик дип әйтерлек вакыйга. Бу хакта галимнәрнең төрле теорияләре бар. Шуларның берсе  Тейя планетасы белән бәйле.

Билгеле булганча, планетабыз 4,54 млрд ел элек барлыкка килгән. Бер көндә, бер мизгелдә түгел, әлбәттә. Аның формалашуы озак вакыт дәвамында барган. Планетага якынча 600 млн ел булганда булса кирәк (Җир-анабыз бишектә генә чагында), галимнәр Тейя дип йөртә торган планета яки планета сыман җисем Җир белән бәрелешә. Моның нәтиҗәсендә Җир «кайнап» чыга, җисеменең бер өлеше читкә тарала һәм Айга әверелә. Җирнең үзендә исә магма океаны хасил була, ул үзе белән бергә су пары, углекислый газ һәм азотны да тартып чыгара.

Шуннан соң 190 млн ел үткәч, Җиребезгә күпләп метеоритлар төшә. Бу чорда бит планетаның хәзерге сыман атмосферасы да булмый. Берни дә планетаны сакламый. Бозлы астероидлар белән бергә Җиргә тагын да күбрәк  су, углекислый газ һәм азот килеп җиткән. Нәтиҗәдә планета бераз суына башлаган.

Тегеннән-моннан җыелган су, парга әйләнеп, болытларга, болытлардан яңгырга  әверелгән һәм кире Җир өстенә яуган. Менә шулай беренче океан формалаша башлый. Тора-бара су күләме бик нык арта. Ә углекислый газның күп өлеше суда таркала, нәтиҗәдә борынгы океанның әчелеге күтәрелә. Шушы мохиттә күпмедер вакыттан соң беренче җан ияләре дә барлыкка киләчәк әле.

Әлбәттә, бу борынгы чорларда булган дөнья океаны – хәзерге океаннар түгел. Без югарыда санап үткән 5 океан (яки 4, география укытучысының шәхси фикерен дә хөрмәт итәбез!) моннан 250 млн ел элек кенә үз урыннарына «басканнар». Планетабыз һәрдаим үзгәрештә бит, континентлар һәм океаннар да үзгәреп торган.

Тереклекнең нигезе

Океаннарда 2,2 млн төрдәге организм бар дип санала. Әмма шуларның нибары 194 000 төре генә галимнәр тарафыннан өйрәнелгән. Чыннан да, без, гадәттә, могҗизалы ачышларны ерак Галәмдә көтәбез. Әмма Җиребезнең иң тирән нокталарында, океан һәм диңгез төпләрендә гаҗәеп хәлләр күбрәк тә булырга мөмкин әле.

Мине таң калдырган серләрнең берсе – суүсем урманнары. Әйе, диңгезләрдә дә урманнар була икән. Монда, гадәттә, көрән суүсемнәр үсә. Алар шундый күп һәм ныклы ки, планета хәтта алардан башка яши дә алмас иде. Амазония урманнары Җирне саф һава белән баеткан сыман, бу су урманнары да планетага кислород бүлеп чыгара икән. Урман булгач, аның үз әйләнә-тирәлеге дә бар бит инде. Бу суүсем урманнары да аерым экомохитләр барлыкка китерәләр. Анда төрле хайваннар, кошлар, диңгез җан ияләре ирекле яши ала.

Тропикларда мәрҗән рифлары бар. Алары да «урманнарны» хәтерләтә сыман. Диңгезләрдә яшәгән барлык җан ияләренең 25 %ы мәрҗән рифларында үзенә сыену урыны таба. Рифлар – планетабызның горурлыгы да, хәзинәсе дә.

Еламыйча мөмкин түгел

Океаннар кеше тормышында зур роль уйный. Икътисад һәм сәнәгать алардан башка бара алмый. Аның ресурсларын коточкыч зур ешлык белән куллануыбыз аркасында дөнья океаны күп байлыкларын югалта. Шул ук мәрҗән рифлары турында сөйләшкәндә дә, аларны еламыйча искә алу мөмкин түгел. Рифларның 1/3е кире төзәлмәслек итеп юкка чыгарылган. Тагын күп кенә мәрҗән рифлары 2030 елда мәңгелеккә һәлак була ала.

Netflix чыгарган «Безнең планета» исемле документаль сериалда Җир шарының искиткеч табигате җентекләп тасвирлана. Әмма һәр сериянең азагында шундыйрак сүзләр яңгырый: «кызганыч ки...», «бәхетсез җан ияләре...», «юкка чыгалар...», «кимиләр...».

Беребез дә цивилизациядән баш тартырга әзер түгел. Табигатьнең үлемен дә күзәтергә теләмибез. Ләкин мәгърур океаннар мисалында без куәтле табигый көчләрнең дә кеше комсызлыгына чыдый алмавын күрәбез.

Кызганыч ки...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев