Логотип Идель
Бу – тема!

«OK GOOGLE, ЯҢА ЕЛ ТӨНЕНДӘ ҺАВА ТОРЫШЫ»

Технологияләр тормышыбызны үзгәртте: хәзер иртән һава торышын чамалар өчен караваттан торып, тәрәзәгә кадәр барып җиткәнче, смартфоныңны кулга алып, Google хәбәр иткән фаразларны уку җиңелрәк. Һава торышының нинди булачагын 1-2 көнгә генә түгел, 3-4 атнага да чагыштырмача төгәл итеп билгели ала башладылар. Бу эштә галимнәргә суперкомпьютерлар ярдәм итә.

Кешеләр борынгыдан ук табигатьне аңларга омтылганнар. Ел фасылларының ничек киләчәген фаразлый алу авыл хуҗалыгы өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңлатып тору да кирәк түгелдер. Шуңа да гасырлар буена барган күзәтүләрдән сынамышлар барлыкка килгән. Ә инде соңгы 100-150 ел эчендә метеорология фәне көндәлек һава торышы шартларын теркәп бара, шуның нигезендә алга таба фаразлар булдырырга тырыша.

Соңгы елларда метеорологлар 3-4 атнага исәпләнгән җентекле фаразлар да ясый башлады. Ел фасылының бер өлешен үз эченә алган мондый фаразларда һәрбер көн өчен якынча температура да китерелә. Куркыныч тудыра торган күренешләр дә фаразлана. Әйтергә кирәк, мондый фаразнамәләр елдан-ел яхшыра. Ләкин камиллеккә ирешер өчен бик күп тырышлык куясы бар әле.

Метеорология оешмалары 5 көнлек һава торышын фаразлар өчен дә бик күп көч сарыф итәргә тиеш. Иң югары һәм түбән температураны, яңгыр яки кар яву ихтималлыгын, дымлылыкны һәм җилләрне фаразлар өчен компьютер 4 миллион күзәтүне исәпкә алырга тиеш. Бу күзәтүләргә атмосфера температурасы, басым, җил тизлегенең горизонталь һәм вертикаль өлеше, су парларын күзәтүләр керә. Күзәтүләрне дөнья буйлап сибелгән метео оешмалар биреп бара. Һава торышы моделен төзер өчен атмосфераны һәрберсе 13кә 13 чакрым мәйдан алып торган күзәнәкләргә бүләләр. Компьютер моделендә күзәнәкләр 20 секунд саен яңартыла, йөзләргә исәпләүне 23 мең тапкыр кабатлыйлар. Ләкин бу катлаулы процедура өчен нибары 40 минут вакыт җитә. Аңлашыла ки, мондый исәпләүләрне өйдәге компьютерлар белән башкару мөмкин түгел. Синоптикларга бик куәтле санаклар белән эшләргә туры килә.

3-4 атналык фаразларны сезгә игълан итәр өчен галимнәргә алда әйтелгән 4 миллион күзәтү мәгълүматы гына җитми. Алар океанның өслегеннән алып, 200 метр тирәнлеккә кадәр температурасын да, Мадден-Джулина һәм Төньяк Атлантика осцилляцияләрен дә исәпкә алырга тиеш булалар. Стратосферадагы җилләр дә, туфракның дымлылыгы да, океан агымнарының горизонталь һәм вертикаль күчешләрен дә белергә кирәк. Күзәнәкләрдәге мәгълүмат 2 минут саен яңара, әмма күзәнәкләр бу юлы зуррак, 50х50 яки 100х100 чакрым мәйданлы булалар.

Осцилляция дигән сүзне аңламагансыздыр дип уйлыйм. Мадден-Джулиан осцилляциясе дип атала торган күренеш яңгыр болытлары һәм җилләрдән тупланган галәмәт зур массивтан гыйбарәт. Ул Һинд һәм Тын океаннарының тропиклар өлешеннән башлана да, Җир шарын көнбатыштан көнчыгышка таба берничә ай дәвамында әйләнеп чыга. Осцилляция җилләргә, югары һәм түбән атмосфера басымы үзәкләренең кайда урнашуына, атмосфера фронтларының пәйда булуына йогынты ясый. Мәсәлән, нәкъ менә аның аркасында Төньяк Америкада атмосфера елгалары барлыкка килә. Тагын бер сәер сүзтезмә килеп чыкты, шулай бит? Атмосфера елгасы – артык киң булмаган полоса буенча ява торган көчле яңгырлар ул. Күктән төшкән елгасыман була инде ул. Кызыклы яңгыраса да, еш кына мондый яңгырлардан соң чын елгалар ташып, күп җирләрне басарга мөмкин.

Төньяк Атлантика осцилляциясе дә һава торышын фаразлау өчен әһәмиятле, чөнки ул АКШның төньяк-көнчыгышына һәм Европага Арктикадан салкын һава агымнарын борып җибәрергә сәләтле.

Шулкадәр күп факторларны исәпкә алып эшләсәләр дә, фаразлар барыбер якынча булып кала. Моның сәбәбе бер – компьютер моделе өчен кулланыла торган «күзәнәкләрнең» масштабында. 5 көнлек фаразларда 13кә 13 чакрымлы күзәнәкләр белән эшлиләр. Ягъни шулкадәр зурлыктагы мәйдандагы һава торышы анализлана. Бу шактый яхшы мәгълүмат бирә. Әмма әгәр дә бу мәйдан тагын да кечкенәрәк булса, мәгълүмат төгәлрәк була алыр иде. Тик бу очракта исәпләүләрне башкару тизлеге бермә-бер артачак.

Һава торышын төгәл фаразлау бөтенләй булмастай эш түгел. Моның өчен суперкомпьютерларның тагын да куәтлерәк булуы һәм галимнәр куллана алырдай мәгълүматның бай һәм күп төрле булуы кирәк. Ә бу хыяллар 8-10 елдан ук чынга ашырга тиеш.

Ә әлегә «OkGoogle, Яңа ел төнендә һава торышы» дип сорый аласыз. Алдарга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев