Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЛГӘН ТЕЛЛӘРНЕ НИЧЕК ТЕРЕЛТӘЛӘР?

Ел саен дөньяда дистәләгән тел юкка чыга. Безнең күз алдыбызда диярлек үлгән телләрнең күбесе, нигездә, – язусыз һәм әдәбиятсыз телләр. Кызганыч хәл... Әмма кайчак бик борынгы, күптән үле телләрне яңадан «терелтәләр». Яңа сулыш алган телләр белән без дә танышыйк әле.

Иврит (гыйбрани) теле

Бүгенге Израильнең дәүләт теле – үлеп, юкка чыгып, халык хәтереннән тәмам җуелган, әмма изге китапларда сакланган һәм соңрак үз халкын күтәрергә теләгән фидакяр затларның гаҗәеп тырышлыгы белән тормышка кайткан тел ул. Хәзерге иврит – борынгы яһүд теленең бүгенге җәмгыятькә кайтарылган формасы.

Яһүд халкы, үзенең дәүләтен, шәһәрләрен һәм бәйсезлеген тәмам югалтканнан соң, дөньяның төрле почмакларына таралып урнаша. Әлбәттә, алар үз диннәрен онытмыйлар, шуңа күрә борынгы телләрендә дога кылмыйча калмаганнар. Безнең эраның II гасырында борынгы яһүд телендә сөйләшми башлыйлар. Аны, әлбәттә, өйрәнгәннәр, гыйбранича текстлар язганнар, Аллага шул телдә мөрәҗәгать иткәннәр. Тел эзсез югалмаган, әмма беркем дә бу телдә «әнкәм, әткәм» дип эндәшмәгән.

XIX гасырда исә бар да үзгәрә. 1904 елда Иерусалимда иврит телен өйрәтүче укытучылар өчен беренче институт ачыла, ә 1905 елда исә Яффо шәһәрендә дәресләр бары тик иврит телендә генә укытыла торган гимназия ачыла. Бу эшләрне башлап йөрүче мәгърифәтче Элиэзер Бен Йеһуда була.

Әлбәттә, бу эш җиңел генә бармый. Борынгы телдә булмаган сүзләрне һәм терминологияне ясаганнар, сөйләм теле җиңел булсын өчен, кайбер грамматик конструкцияләр дә үзгәргән. Өстәвенә гасырлар дәвамында төрле илләрдә яшәгән яһүдиләрнең яңа телләре дә барлыкка килергә өлгергән бит. Әйтик, Алманиядә яшәгән яһүдләр идиш дигән телдә сөйләшкәннәр: анда иврит сүзләре дә, алман сүзләре дә, хәтта славян алынмалары да булган. Әмма асылда ул яһүд хәрефләре белән язылган алман телен хәтерләткән. Боларның барысын да берләштерү, уртак телгә кайту зур көч һәм вакыт сораган. Иврит теленең яңарышы һаман да дәвам итә әле.

Мэн утравы теле

Мэн утравы Бөекбритания патшаларының шәхси җире дип санала. Элек мэн теле дигән борынгы телдә сөйләшкәннәр. Бу телне чын мәгънәсендә туган теле дип санаган соңгы кеше – Нед Маддрелл. Ул бала чагыннан ук бу телдә аралашкан. 1974 елда вафат булгач та, тел юкка чыкмаган. Аның «соңгы мэнлы» икәнен белгәнгә күрә, хөкүмәт Недның сөйләмен күп тапкырлар диктофоннарга яздырган, шуны өйрәнгән. Нәтиҗәдә бүген бу утрауда мэнча белем бирә торган башлангыч мәктәп бар, йөзләгән бала туган теле дип мэн телен әйтә, бу телдә сөйләшә ала.

Корн теле

Англиянең Корнуэлл графлыгында да үле тел бар. Корн теле дип атала ул. Бу телдә сөйләшкән соңгы кеше 1777 елда ук вафат була. Әмма хәзергесе көндә 4000 кеше корнча белә.

Эш шунда ки, XX гасырда инглиз галимнәре борынгы текстлар нигезендә корн телен торгыза торган система ясыйлар. 1986 елда гомуми корн теленең тасвирламасы чыга. Күпләр телне шуннан карап өйрәнә.

Хәзер корн теленә дәүләт тә ярдәм итә: юл күрсәткечләре инглиз һәм корн телендә языла, радиотапшырулар эшләнә.

Уэлс теле

Бөекбританиянең бер өлеше булган Уэлста җирле халыкның үз теле XX гасыр уртасына кадәр авыр хәлдә була. Аны дәүләт хупламый, судларда аны кулланырга рөхсәт итми. Сөйләшә белүчеләр кими, яңа лексика барлыкка килми. Бу күренешнең нәрсәгә китерәчәген бик яхшы аңлаган галим Сондер Льюис 1962 елда тетрәндергеч мәкалә язып чыга. «Тел язмышы турында» дип үз борчылуларын җиткерә ул. Әкренләп телнең киләчәге өчен кайгыручылар күбәя, кешеләр митинглар оештыра, сәяси юллар белән тигез хокуклар өчен көрәшә.

1993 елда Британия Парламенты карары нигезендә Уэлста уэлс теле белән инглиз теле тигез хокукларга ия дип игълан ителә. Бу телне белүчеләр арта, ул җирле Парламентта иркен кулланыла, мәктәпләр һәм университетларда өйрәтелә.

Тел ул – җанлы әйбер генә түгел, ә конструкцияләрдән һәм төрле элементлардан торган корылма. Аның бөтенлеген кайтарырга һәм «туган телем менә шул минем» дигән кешеләрне яңадан шул телдә фикерләргә өйрәтергә, аларны милли асылларына кайтарырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев