ПЕСИЛӘР ҺӘМ ИЛЛӘР: КАЙДА НИЧЕК?
Песиләр турында сүз кузгатканда беренче булып Борынгы Мисыр һәм аның песиләргә табынучы халкы искә төшә, шулай бит? Бу дәүләттә җан ияләренә хөрмәт искиткеч зур булган. Сүз уңаеннан, мисырлылар – кыргый мәчеләрне беренче булып кулга ияләштергән халыклардан да санала әле.
Борын-борын заманда
Моннан 3000 ел элек бу дәүләттә Баст (Бастет) исемле алиһәгә табынганнар. Шатлык-сөенеч, мәхәббәт һәм уңдырышлык өчен җаваплы саналган бу затны песи башлы итеп күз алдына китергәннәр. Димәк, һәрбер песи – үзенә күрә бер Баст. Шуңа да Бастетка багышланган Бубастис шәһәрендә меңләгән песи яшәгән, монда хәтта песиләр өчен зур зират та булган.
Мисырда үлгән песиләрне мумияләштергәннәр, шуңа да ул борынгы чорлардан бик күп песиләрнең мумияләре сакланган (мәсәлән, бер каберлектә 80 мең песи табылган!). Өйдә песи вафат булса, гаилә әгъзалары кайгыдан кашларын кырырга тиеш булган. Матәм вакыты 70 көн дәвам иткән.
Мисырлыларның песиләргә хөрмәте турында шундый риваять тә бар: имеш, Мисырга каршы сугыш ачкан фарсы патшасы гаскәрләре алдына песиләр чыгарган. Солдатлар аларга каршы корал күтәрергә кыймаган, шуңа күрә фарсылар мисырлыларны тиз арада тар-мар итүгә ирешкән.
Гасырлар үтә торган, бөек фиргавеннәрдән һәм аларга буйсынган халыктан мәһабәт биналар, мәңгелек пирамидалар һәм папируслар гына калган. Мәрхәмәтле Нил елгасы да ел саен ташуын дәвам иткән, тик аның ярларына берсен-берсе алыштырып яңа диннәр килгән. Мәчеләргә табыну да юкка чыккан.
Безнең чор
Хәзерге Мисырда песиләрне изгеләштерүнең эзе дә калмаган. Каһирәнең тар урамнарында, һәрчак шау-шулы базарларында, диварларына ком һәм тузан кунган мәчетләрнең ишегалларында үткән гасырлардагыча, мәчеләр йөри. Әмма алар Бубастистагы горур һәм тәкәббер җан ияләре түгел инде. Аларга гомерләрен кайгыртырга кирәк, шуңа күрә ялгыш кына илтифат күрсәткән һәр адәм баласын интектерергә, артларыннан йөреп ризык сорарга яраталар. Һич булмаса, сыйпап, иркәләгәннәрен көтәләр. Күрәсең, наз аларга сирәк тәтидер: бер эләксә, туйганчы сырпаланып калырга тырышалар, бичаралар.
Мисырга юл тотканда песиләргә кадер-хөрмәтнең иң күркәм үрнәкләрен күрермен дип уйлаган идем. Ләкин мин урамнарда яткан чүп өемнәрен һәм шулар арасында актарынган ябык һәм хәлсез пескәйләргә юлыктым. Күп урыннарда алар шундый хәлдә, ни кызганыч. Каһирә урамнарында этләр дә, песиләр дә дус-тату: дөньяга битараф карашлы, боек маэмайлар горурлыкларын югалтмаган, әмма үз хәле үзләренеке булган мәчеләр белән бергә ризык юллый, бергә йокы симертә. Шундый татулык бераз булса да аларның күңелсез яшәешен бизидер дип ышанасы килә.
Мисыр песие. Бүгенге көннәр
Хуҗасыз урам песиләре Истанбул шәһәрендә дә бик күп. Әмма анда бу җан ияләренә карата бөтенләй башка мөнәсәбәт: аларга ризык бирер өчен махсус урыннар җайланган, эчәр өчен су салып була торган уемнарны узган гасырларда ук ясап калдырганнар. Кайбер кешеләр урам песиләрен ашатыр өчен кибеттән ит-балык сатып ала, вакытларын һәм акчаларын изге эшкә кызганмый.
YouTube күчтәнәче
2017 елда Истанбул песиләре турында тулы метражлы документаль фильм дөнья күрде. Ул «Kedi» дип атала. Аны карасагыз, Азия белән Европаны тоташтырган шәһәрдә гомер кичерүче берничә мырауҗан белән якыннан танышырсыз. Фильмның атмосферасын аңлар өчен анда яңгыраган бер матур гыйбарә дә җитә: «Песиләр Аллаһның барлыгын беләләр, диләр. Ә менә этләр белмиләр. Этләр кешене Алла дип уйлыйлар, ә песиләр алай ялгышмыйлар. «Аллаһ үзенең колы – Адәм баласы аша безгә үз ризыгын бирә» дип саный алар. Бу бер дә тәрбиясезлек түгел, бу – хакыйкать».
Инглиз телендә Истанбул песиләре турында фильм: Kedi - Full Length Documentary
Ә монысы «Гыйлем» проекты тарафыннан әзерләнгән песиләр турындагы видео
Истанбул. Безнең көннәр
Ә инде коры статистикага килсәк, дөньяда песиләргә аеруча гашыйк илләр арасында Россия беренче урыннарда тора дип санала. Европада исә, 2019 ел мәгълүматлары буенча, беренче урынга Алман иле чыккан. Дөрес, бу мәгълүмат хуҗалары булган песиләргә карап тупланган. Ә инде урамнарда яшәүчеләрне генә санасаң, мөгаен, Төркия алдарактыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев