Илүзә КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
ИВАН ПУГАЧЁВ: «ӨЙ ЭШЛӘРЕН РЕПЕТИЦИЯГӘ БАРГАНДА ӘЗЕРЛИМ!»
«Әти-әниемнең тормышы күпмедер дәрәҗәдә җыр-моң белән бәйле. Әни музыка мәктәбен тәмамлаган, гармунда һәм баянда уйный белә. Әти, авылда үсүенә карамастан, шулай ук сәнгатькә гашыйк, бик күп керәшен җырларын яттан белә. Ни гаҗәп, Салават абыйга пародияне шәп ясый ул, «Салкын чәй» җырын үлеп ярата», – дип сүз башлады язмабыз герое – Иван Пугачёв. -
МАСАЕП ЙӨРҮЕ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА, УРЫНЫНА УТЫРТАСЫМ КИЛӘ...
«Сыйныфта бер егет башкаларны бер-берсенә каршы котыртып, бәйләнеп йөри. Укуы алай ук яхшы түгел, тик мәктәптә аны текә дип саныйлар, тыңлыйлар. Мин аның белән бик аралашмыйм, тик масаеп йөрүе ачуны чыгара, урынына утыртасы килә...» -
«ШАЛТ, МӨХӘММӘТҖАН»: ТАТАРДА ЮМОР БАР!
«Иркенлек җитеп бетми! Еллар дәвамында килгән комплексларыбыз бар безнең. Темаларның чиклелеге хакында гына әйтүем түгел, аудитория каршына чыккач, кайбер сүзне әйтергә ярамый, кайбер юморны аңламаслар, дигән барьер тулысынча ачылырга ирек бирми татар комикларына, юмористларга», – дип үз фикерен белдерде «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты хакында. -
«АРМИЯГӘ АВТОМАТ ТОТЫП КАРАУ, ФОРМА КИЕП ЙӨРҮ ӨЧЕН БУЛСА ДА БАРЫП КАЙТЫРГА КИРӘК»
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Башта ул «Кызыл Армия көне» дип атала, соңрак «Совет армиясе көне» дип үзгәртелә. -
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРЕЛДЕ
Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде! Искәртеп узарга кирәк, биредә бүләкләр фонды 900 мең сумны тәшкил итә... -
НУРИСЛАМ – «ТАТАР ОТКРЫТКАЛАРЫНЫҢ АМБАССАДОРЫ»
«Мәктәптә иң яраткан фәне – математика. Логик биремнәр, башваткычлар чишәргә бик хәвәс. КФУда фәнни конференциядә чыгыш ясар өчен математикадан «Математика һәм фаст-фуд» исемендә фәнни-тикшеренү эше башлап жибәрдек», – дип сүз башлады Алсу ханым улы турында. -
«РАДИО – УЛ ЭНТУЗИАСТЛАР УРЫНЫ!»
«Радио өлкәсендә энергиясе ташып торган, талантлы кешеләр генә эшли, алар үз эшен ихлас күңелдән ярата һәм тормыш ритмын тоярга ярдәм итә», – ди, радио алып баручыларның үзенчәлеген ассызыклап, Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Чынлап та, бу өлкәдә үз эшенә гашыйк кешеләр генә эшли аладыр ул! -
АЛДАНГАН ӨЛЕШЧЕЛӘР ФАТИРЛЫ БУЛАЧАК
Татарстанда бүген 2 меңгә якын алданган өлешче бар, шул ук вакытта аларның 80% 2021 елның өченче кварталы ахырына торак алачак. Бу хакта 26 июль көнне матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкарма директоры Иван Новиков сөйләде. -
ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
23 июльдә Токио шәһәрендә Олимпия уеннары башланып китте һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу язмада дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче әлеге уеннарның тарихы, һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша алырсың. Киттек! -
ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТУ СЕРЛӘРЕ
Хәтер начараю – һәркемнең иң авырткан урыныдыр, мөгаен. Чөнки кеше олыгайган саен күп кенә мәгълүматны оныта бара... Тик күңелегезне төшермәгез, чөнки хәтерне яхшыртып була! Ничек?! Сорауга җавап әлеге язмада. -
АВГУСТ АЕНДА КАЙЛАРГА БАРЫРГА?
Август якынлаша, ә син әле бер кая да бармадың, сәяхәт ясамадыңмы?! Без бу проблемадан чыгу юлын таптык. Чөнки җәйнең соңгы ае өчен Мәскәүнең тимер юл вокзалыннан иң бюджет юнәлешләр аталды! -
КАҺВӘ ҺӘМ ЙӨРӘК РИТМЫ БОЗЫЛУ: МОНДА БӘЙЛӘНЕШ БАРМЫ?
Ниһаять, Америка галимнәре йөрәк ритмы бозылуы белән каһвә арасында элемтәнең юк икәнлеген исбатлады! Хәтта уртача популяциягә караганда даими рәвештә әлеге эчемлекне эчүчеләрдә аритмия үсешенең куркынычы түбәнрәк булуы дәлилләнде. -
ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ, «ТЕЛЕФОННЫҢ» ГОМЕРЕН ОЗАЙТАБЫЗ
Җитештерүчесе нинди булуга бәйсез рәвештә, теләсә кайсы смартфонның уртак бер «йомшак» ягы бар. Әйе, сүз аккумулятор турында. Mobile Research Group аналитигы Элдар Муртазин бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеген сөйләде. Әйдәгез, серләрне бергәләп ачыйк. -
ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ
Галимнәр әйтүенчә, гомер озынлыгына тышкы факторлар – һава температурасы, кояшлы көннәр, явым-төшем, гомумән, тирә-як мохитнең торышы – тәэсир итә.... Ә без исә төшенкелеккә бирелми генә, әлеге язмада кеше гомерен ун елга озайту мөмкинлеген бирүче дүрт гадәтне барлап узыйк. Киттек! -
ЖУРНАЛИСТЛАР ҺӘМ БЛОГЕРЛАР ӨЧЕН «МАНЗАРА-MANZARA» БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛДЫ: БЕРЕНЧЕ УРЫНГА – 30 МЕҢ!
«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең төп максаты – гади көрәш ярышы үткәрү генә түгел, ә бу спорт төрен җыр, тамаша, көрәш бәйрәме итеп тәкъдим итү! Ә журналистлар һәм блогерлар өчен «Манзара-Manzara» бәйгесенең максаты исә – спорт һәм милли мәдәниятне яктыртучыларны бүләкләү, аларның хезмәтен барлау!
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК