Логотип Идель
Бу – тема!

НУРИСЛАМ – «ТАТАР ОТКРЫТКАЛАРЫНЫҢ АМБАССАДОРЫ»

«Мәктәптә иң яраткан фәне – математика. Логик биремнәр, башваткычлар чишәргә бик хәвәс. КФУда фәнни конференциядә чыгыш ясар өчен математикадан «Математика һәм фаст-фуд» исемендә фәнни-тикшеренү эше башлап жибәрдек», дип сүз башлады Алсу ханым улы турында.

Язмабыз герое Нурислам исә күпкырлы шәхес булып чыкты. Ул укуда гына алдынгы түгел, аның шахмат уйнау, скейтбордта йөрү һәм фантастик китаплар уку кебек кызыксынулары да бар. Тик без аның белән әңгәмәне бөтенләй башка темага кордык. Кызыксындырдыкмы? 

«Татар телендәге открыткаларны быел җәй башында сата башладым», дип сөйли яңа мавыгуы турында Нурислам. Язмабыз героен «татар открыткаларының амбассадоры» дип әтйсәк тә ялгыш булмас. Чөнки нәкъ менә Нурислам әлеге искиткеч хезмәт җимешләрен танытуга һәм сатуга үзенең өлешен кертә!

Исеме: Нәбиев Нурислам

Туган көне: 31.03.2008

Туган җире: Казан шәһәре

Укый: Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясенең 7 сыйныфында

Ничек сата башладың әлеге открыткаларны? 

Барысы да бик гади: әнием Корбан бәйрәме алдыннан мөселман стилендә ясалган 1-2 открытка бүләк итте. Алар исә миңа бик ошады, хәтта ниндидер кызыксыну да уятты. Шушы матур открыткаларны туганнарыма, дусларыма, күршеләремә тәкъдим итеп карарга булдым. Ике көн эчендә 30 открытка саттым!

Ничек бара бу процесс: онлайн яки оффлайн рәвештәме? 

Баштарак, әлбәттә, оффлайн гына сата идем. Тик хәзер читтән торып эшләүне дә сынап карый башладым. Ватсап аша клиентлар белән сөйләшәм, аерым төркемнәр бар. Әмма оффлайн рәвештә, открыткаларны үз күзләре белән күреп, куллар белән тотып карап алу күпкә отышлы, минемчә! Чөнки кызыксындырган сорауларга шул ук мизгелдә җавап табып була, сатып алучыда кызыксыну чаткысы кабына...

Нинди кыенлыклар туа, гадәттә?

Мин сату-алу өлкәсендә беренче адымнарымны гына ясыйм, шуңа да авырлыклар белән очрашканым юк әлегә. Төп максатым – клиентлар санын арттыру! Сентябрь аеннан, Аллаһ боерса, 9 ай дәвамында  Эшмәкәрлек фабрикасының «Фабрика дети» курсында белем алачакмын. Әлеге белемнәрем бу өлкә буенча һичшиксез кирәк булыр дип уйлыйм!

Акча эшләү теләге кайчан барлыкка килде? Беренче акчаңны нәрсәгә тоттың?

Акча эшләү теләге миндә күптәннән бар иде инде, чөнки үз акчаңны үзең теләгәнчә туздырып була, бу очракта башкаларга бәйлелек күпмедер дәрәҗәдә кими хәтта. Беренче керемемә исә Корбан Гаете уңаеннан гаиләмә бүләкләр алдым. Хәзерге вакытта мин акчамны җыеп барырга тырышам. Электросамокат алырга иде исәп...

«Беренче сыйныфтан ук Нурисламның төп максаты мәктәпне алтын медальгә тәмамлау. Башлангычта укыганда КФУның мехмат факультетына укырга керәм дип хыялланып йөрде. Хәзер исә адвокат/юрист булырга хыяллана...», дип, Нурисламның киләчәккә планнарын сөйләп узды Алсу ханым. Афәрин! Без язмабыз героена бары тик зур уңышлар, хыяллары чынга ашуын теләп калабыз! 

«Хатлар йорты» проекты моннан алты ел элек старт алган. Җанлы, матур, кызыклы, ә иң мөһиме, татарча открыткалар нәкъ менә биредә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев