Логотип Идель
Белми калма

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРЕЛДЕ

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде! Искәртеп узарга кирәк, биредә бүләкләр фонды 900 мең сумны тәшкил итә...

Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең бурычлары исә түбәндәгечә:

*Балалар һәм үсмерләр арасында популяр әдәби әсәрләр булдыру;
*Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру;
*Заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү;
*Яңа талантлы авторларны ачыклау.

– Роберт абыйны кечкенәдән укып беләбез, иҗаты белән танышбыз. Ул татар халкының тарихына кереп калырдай шәхес! Шуңа да әдибебезнең исемен мәңгеләштерү исәбеннән, бу конкурска Роберт Миңнуллин атамасын бирергә булдык, – дип белдерде Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ленар Хакимҗанов. Шулай ук Роберт Миңнуллин исемендәге бәйгенең быел беренче мәртәбә оештырылуын һәм киләчәктә ике елга бер узачагын да ассызыклады ул.

Татарстан язучылар берлеге рәисе исә Ркаил Зәйдулла элегрәк язылып, китапта, газета-журналларда басылмаган, ләкин эчтәлеге бүгенге яшьләр өчен актуаль булган әсәрләрне юлларга мөмкин икәнен әйтте. «Һәр язучының төрле сәбәпләр аркасында басылмый калган әсәрләре була. Әгәр алар бүген дә актуаль икән, бәйгегә җибәрергә мөмкин», – дип искәртте ул.

Бәйге бүгеннән, ягъни 3 ноябрьдән старт алды. Биредә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк. Туган телебездә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч» һәм «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев