Логотип Идель
Бу – тема!

«РАДИО – УЛ ЭНТУЗИАСТЛАР УРЫНЫ!»

«Радио өлкәсендә энергиясе ташып торган, талантлы кешеләр генә эшли, алар үз эшен ихлас күңелдән ярата һәм тормыш ритмын тоярга ярдәм итә», – ди, радио алып баручыларның үзенчәлеген ассызыклап, Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Чынлап та, бу өлкәдә үз эшенә гашыйк кешеләр генә эшли аладыр ул! Югарыдагы сүзләрне исбатлау максатыннан, радио эшчәнлеге, алып баручы/диджей һөнәренең үзенчәлеге турында «Татар радиосы» коллективы белән әңгәмә корып алырга булдым. Сүз уңаеннан, Россия милли радиостанцияләре арасында алдынгылар рәтендә булган әлеге радио 24 август көнне 20 яшьлек юбилеен билгеләп узды! Яхшы кәеф таратучы 100.5 ешлыгын чын күңелдән котлыйм!

– «Татар радиосы»ның төп максаты? 20 ел эчендә ул ничек үзгәрде?

Рамил Шәрәфиев («Татар радиосы»ның баш мөхәррире, биредә –  2015 елдан бирле):

– Максат – слоганыбызда: «Яхшы кәеф бездән башлана!» Кеше безнең радио дулкынына кушылуга, автомат рәвештә барлык дөнья ваклыклары онытылып, кәефе иң югары ноктага омтылырга тиеш! Шулай ук, мөһим максатларыбызның берсе – татар икәнлегебезне искә төшерү, тыңлаучыларыбызга искәртеп тору! Икенче сорауга килгәндә, радио елдан-ел үсә, замана белән бергә атлый. Мәсәлән, без һәр социаль челтәрдә бар һәм аудиториябез зур. Шулай ук, Татарстандагы башка радиостанцияләр белән чагыштырганда, күчмә эфирларыбыз бары тик югары дәрәҗәдә уза. Очкыч, Сочи-Кырым, бакча... Туры эфирга төрле җирләрдән чыктык, суга гына төшәсе калды инде. Шушы арада анысы да булырга тора!

– «Татар радиосы» башка радиостанцияләрдән нәрсәсе белән аерыла?

Ленар Гыйләҗев («Татар радиосы» алып баручысы, биредә – 2014 елдан бирле):

– 100.5 ешлыгы үзенә генә хас харизмасы, яшьлеге һәм гел күтәренке кәефтә булуы белән аерылып тора! Искәртеп узарга кирәк, бездә кызыклы бәйге, уен, проектлар бик күп. Дизайныбызның да үзгә, матур, якты төсләргә бай булуы башкалардан аерып торадыр, мөгаен! Шуңа күрә татар телле радиостанцияләр арасында «Татар радиосы» – минем өчен беренче урында!

– Татар телле радиостанцияләргә нәрсә җитми?

Назлыгөл Сөнгатова («Татар радиосы»ның баш продюссеры, биредә – 2015 елдан бирле):

– Минемчә, татар телендә камил аралашучы, фикерләрен аңлаешлы итеп җиткерүче, яңа идеяләргә бай яшьләр җитми! Ассызыклап узарга кирәк, ул фикерне, идеяне сүздә генә калдырасы түгел, тормышка ашырырга да кирәк бит әле... Радио ул – энтузиастлар урыны, бу өлкәгә кеше идеягә ияреп килергә тиеш, акча яки дан-шөһрәт эзләп түгел!

– Радио алып баручысы нинди булырга тиеш?

Айгөл Сөләйманова («Татар радиосы» алып баручысы, биредә – 2018 елдан бирле):

– Радио алып баручысы эшенә карата игътибарлы, камил телле, зур сүз байлыгына ия кеше булырга тиеш. Ул, шулай ук, эфирда нәрсә, ничек әйткәне өчен җаваплы, чөнки сүз – бик үткен корал... Иң мөһиме – үз эшеңнең фанаты булырга кирәк, минемчә, бары тик шул вакытта гына һөнәреңнән ләззәт алып буладыр ул!

– Радиода эшләүнең тискәре һәм уңай яклары?

Илнар Хөсәенов («Татар радиосы» алып баручысы, биредә 2017 елдан бирле):

– Әлбәттә, уңай яклары күбрәк. Беренче чиратта, тәҗрибә туплау. Икенчедән, популярлыкны артттыру өчен радио – менә дигән  мөмкинлек, чөнки күпләр сине таный башлый! Һәм иң зур «плюс» – татар милләте, теле өчен хезмәт итү, бу инде үз чиратында горурлык хисе уята. Ә тискәре як берәү генә – нинди генә хәлдә булсаң да, син һәрвакыт эфирга чыгарга мәҗбүр. Бәйрәмме, ялмы, чирлисеңме – барыбер!

– Радиода еш кына кастинг оештыралар. Әлеге өлкәдә яшьләрнең урыны нинди?

Данис Хисмәтуллин («Татар радиосы»ның яшь алып баручысы, биредә – 2021 елдан бирле):

– Радио да нәкъ башка өлкәләр сыман яңа кан тели: яңа фикер, яңа йөзләр! Кастинг ул, шулай ук, яшьләрне кызыксындыру чарасының бер төре. Ә яшь буын исә бар җирдә дә кирәк, чөнки алар бүгенге көн белән уйлый, яңалыкка омтыла, ә өлкән буын вәкилләре күпчелек үткән белән яши сыман...

Азмы-күпме радио өлкәсе белән бәйле кеше буларак, шуны әйтәсем килә: радио – иң кирәкле масскакүләм мәгълүмат чараларының берсе. Чөнки динамик рәвештә яңалыкны аудиториягә таратучы, шулай ук республиканың, илебезнең сулышын, тормыш ритмын тоярга ярдәм итүче – нәкъ менә ул! Шуңа күрә мин әлеге өлкәгәгә, «Татар радиосы»ның зур командасына эләгүем белән чиксез бәхетлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев