Логотип Идель
Бу – тема!

КАҺВӘ ҺӘМ ЙӨРӘК РИТМЫ БОЗЫЛУ: МОНДА БӘЙЛӘНЕШ БАРМЫ?

Ниһаять, Америка галимнәре йөрәк ритмы бозылуы белән каһвә арасында элемтәнең юк икәнлеген исбатлады! Хәтта уртача популяциягә караганда даими рәвештә әлеге эчемлекне эчүчеләрдә аритмия үсешенең куркынычы түбәнрәк булуы дәлилләнде.

Каһвә кайбер куркыныч чирләрнең, шул исәптән яман шеш, диабет һәм Паркинсон авыруының, үсеш куркынычын киметә! Әмма кайбер белгечләр аны куллануны чикләргә киңәш итә, чөнки кофеин, алар фикеренчә, йөрәккә тискәре йогынты ясый ала, аерым алганда, аритмия китереп чыгара...

Калифорния Университеты тикшеренүчеләре бу фаразны тикшерергә булган. Дөньядагы иң зур UK Biobank Милли сәламәтлек саклау хезмәтенең җирле бүлеге мәгълүматлары нигезендә, алар 400 меңгә якын каһвә яратучыны сайлап ала. Биредә 200 ир-ат һәм шуның кадәр хатын-кыз була, катнашучыларның уртача яше 56 дип күрсәтелә. Галимнәр аларны дүрт ел дәвамында күзәтә.

"Каһвә – күпчелек кеше өчен кофеинның төп чыганагы, һәм аның “аритмия китереп чыгара торган яки әлеге чирне кискенләштерә торган кушылма” дигән начар аты бар. Әмма без кофеин куллану аритмия куркынычын арттыра дигән дәлил тапмадык, – дип искәртә тикшеренүләр җитәкчесе доктор Грегори Маркус. “Тикшеренүебез аритмия куркынычын киметү өчен кофеиннарга гомуми тыюлар нигезсез булуын дәлилли. Моннан тыш, каһвәнең ялкынсынуга каршы тору үзлеге һәм антиоксидант булуы кайбер төр аритмиядән саклагыч булып тора", – ди доктор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев