Логотип Идель
Бу – сер!..

МАСАЕП ЙӨРҮЕ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА, УРЫНЫНА УТЫРТАСЫМ КИЛӘ...

«Сыйныфта бер егет башкаларны бер-берсенә каршы котыртып, бәйләнеп йөри. Укуы алай ук яхшы түгел, тик мәктәптә аны текә дип саныйлар, тыңлыйлар. Мин аның белән бик аралашмыйм, тик масаеп йөрүе ачуны чыгара, урынына утыртасы килә...»

Аноним, 14 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Ә ни өчен урынына утыртасың килә? Урынына утырткач, ул нинди булачак? Ничек итеп үзгәрәчәк? Гомумән, үзгәрәчәкме?

Без кешене үзгәртә алмыйбыз, аңа карата үзебезнең мөнәсәбәтне генә үзгәртә алабыз. Аннары соң, әгәр башкалар аның шундый булуына риза булып, тыңлыйлар икән, димәк, аларга шулай да яхшы. Әгәр ошамаса, бергәләшеп сөйләшеп урынына утыртырга була. Ләкин монда тагын кемдер котыртучы булып калачак. Бәлки сүз белән җиңеп буладыр? Мәсәлән, кинәт кенә ул синнән көтмәгән сүз яки фикер әйтеп куярга. Моның өчен әйтергә теләгән сүзеңне алдан ук әзерләп куярга, нинди ситуациядә әйтерлек булуын күз алдына китерергә кирәк. Ләкин бу очракта син үзеңне горур тотарга тиеш.

Шулай ук, әгәр башкалар аны тыңлый икән, димәк, ул – яхшы манипулятор. Аның манипуляциясенә бирешмәс өчен, кеше горур булырга һәм шәхси чикләрен яклый белергә тиеш. Бу очракта андый кешенең психологиясен өйрәнү дә файдалы булыр. Кешенең холкы кечкенәдән формалаша. Бәлки, аңа нәкъ менә шундый тәрбия бирелгәндер, бәлки, үзбәясе түбәндер, үзенең гамәлләре белән ул үзбәясен күтәрәдер. Андый кешеләр күңелләрендә барыбер тынычлык таба алмый, үзләрен бәхетле хис итми, гомумән, берни хис итмәскә дә мөмкиннәр.  Шуннан чыккан сүз инде – «каты күңел», күңелләре катып калган кешеләр.

Шуңа күрә аңа бөтенләй игътибар итмәсәң дә буладыр. Ул синең белән аралашканда үзеңне тыныч тотарга, башка вакытта аннан ераграк булырга тырыш.

Ильяс Минһаҗев, “MINGAZOV” кавер-төркеме солисты, студент:

– Минемчә, бу ситуациягә артык игътибар бирергә кирәкми. Беренчедән, бу сиңа кагылмый. Ярдәм, киңәш сорамасалар, кеше арасына керергә кирәк түгел. Һәрбер кеше кемнең кем икәнен үзе аңларга тиеш. Сыйныфташларыгыз иртәме-соңмы аның нинди кеше икәненә төшенерләр, бер-берсенә каршы котыртканын күреп, сизеп алырлар. Әгәр инде алар синнән ярдәм сораса, булыш. Кемнедер кимсетсәләр, моңа, әлбәттә, күз йомарга кирәкми! Бу очракта егет белән барысын да уртага салып сөйләшеп карарга киңәш итәр идем.

Кызганыч, һәрберебезгә дә кайвакыт ниндидер сыйфатлары ошамаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Бәлки, бу вакытта борчылу хисе дә буладыр. Шуңа күрә сөйләшкәндә тыныч бул. Дулкынлану хисен сизсәң, сулыш техникасын кулланырга мөмкин. Мәсәлән, берничә тирән һәм акрын сулыш яса. Иң мөһиме, әлеге ситуациягә карата үз фикереңне ышанычлы итеп әйтү. Үз-үзеңә ышан, башкалар өчен үрнәк бул!

Марсилә Искәндәрова, блогер, алып баручы, әни кеше:

– Һәрбер уку йортында, шулай ук мәктәптә, хәтта эштә дә масаеп йөрүчеләр бар. Андый кеше булып, гадәттә, бай яки абруйлы гаиләдән чыккан, балачактан артык иркәләнеп үскән балалар формалаша... Артыгын кыланып, кешеләрне бер-берсенә каршы котыртып йөрүчеләргә артык игътибар бирергә кирәкми, алайса алар тагын да азып китәргә мөмкин. Әгәр син үзең андый түгел икән, масаеп йөрүчеләр белән аралашма, аларны игътибар үзәгеннән алып атарга тырыш!

Шунысы да мөһим: монда «урынга утырту» дигән нәрсә бөтенләй туры килми. Урынына аны ата-анасы, укытучылар, сыйныф җитәкчесе, ягъни олылар утыртырга тиеш. Юк белән башыңны катырмаска киңәш итәм.

Әнвәр Мөхетдинов, мәктәп укучысы:

Бу очракта берәр өлкән кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ни генә дисәк тә, алар балаларга караганда күбрәк беләләр, өлкәннәрнең фикере дөресрәк тә булыр, дип уйлыйм. Әгәр инде зурларга сөйләргә теләмәсәң, әлеге егетне «текә» дип санаган укучылар белән сөйләшү – бу проблемадан чыгу юлы, минемчә. Иң мөһиме – алар белән дөрес диалог алып бару. Бу вакытта безнең максат – егетнең башкаларга нинди зарар китерүен белү, ни өчен болай кылануын аңлау. Өлкәннәргә мөрәҗәгать итү яки яшьтәшләрең белән сөйләшү сиңа ярдәм итәр дип уйлыйм. Әгәр диалогтан соң, бу егет белән сөйләшми башласалар, ул барысын да аңлар һәм гаебен таныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев