Логотип Идель
Бу – тема!

ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

23 июльдә Токио шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары башланып китте һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу язмада дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче әлеге уеннарның тарихы һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша алырсың. Киттек!

Олимпия уеннарына безнең эрага кадәр 776 елда Борынгы Грециядә нигез салына. Әмма 394 елда әлеге ярышларны уздыру туктатыла. Бары тик 1896 елда Франциянең күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Пьер де Кубертенның үтә зур тырышлыгы ярдәмендә генә спорт уеннары янә үткәрелә башлый.

Илебез спортчылары исә рәсми рәвештә җәйге Олимпия уеннарында 1952 елдан, ә кышкысында 1956 елдан катнаша. Җитмеш еллап вакыт эчендә шактый гына Татарстан вәкилләре һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, Олимпия уеннарында катнашып, илебез спорты тарихын күркәм җиңүләре белән баетып килә! Искәртеп узарга кирәк, быел да Татарстанның ике дистә спортчысы олимпиадада катнашу өчен Россия Олимпия командасы составына кертелде. Шулай ук башка ил командалары өчен көч сынашучы милләттәшләребез дә юк түгел!

Ә хәзер вәгъдә ителгән кызыклы фактларга да вакыт җитте:

1. Олимпия боҗраларының төсләре очраклы гына сайланмаган. Дөньядагы теләсә кайсы дәүләтнең байрагында шуларның берсе генә булса да бар.

2. 1896 елда Афинада уздырылган Олимпия уеннарында призлы урын өчен көмеш медаль һәм зәйтүн агачы ботагы (лавр түгел!) бирелгән. 2 нче урынга чыккан җиңүче бронза медаль белән бүләкләнгән.

3. Олимпия уеннарында катнашучыларның иң яше 1896 елда чыгыш ясаган 10 яшьлек грек гимнасты Димитриус Лонрдас булса, иң карты 1920 елда Антверпендагы Олимпия уеннарында катнашкан Швеция укчысы 72 яшьлек Оскар Сванн булган.

4. 1900 елда Франциядә уздырылган Олимпия уеннарында җиңүчеләргә медаль урынына картиналар бүләк иткәннәр.

5. Чын алтыннан ясалган медальләр соңгы тапкыр 1912 елда бирелгән. Аннан соң алтын дип саналган медальләрне көмештән коеп, юка гына алтын катлау белән каплый башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев