Илүзә КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
ЯҢА IPHONE 14 РОССИЯДӘ САТУГА ЧЫГАЧАК: КАЙЧАН, НИЧЕК, КҮПМЕГӘ АЛЫП БУЛАЧАК?
Яңа iPhone 14 Россиягә параллель импорт ярдәмендә җибәрелә башлаячак һәм теләгә кешегә аны сатып алу мөмкинлеге булачак. Бу турыда вице-премьер, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров сөйләде. -
ЯҢА УКУ ЕЛЫ – ӨР-ЯҢА БИНАДА: 18 ГИМНАЗИЯ АЧЫЛЫШЫННАН МИЗГЕЛЛӘР
1 сентябрь – белем бәйрәме 18 нче татар гимназиясе мөгаллимнәрен һәм укучыларын беренче тапкыр «Галәм» исемле яңа бинага җыйды. Яңартылган мәктәптә 670 укучы белем алачак, шуларның 95е беренче сыйныф. 41 педагог исә тырышып хезмәт куярга, балаларга белем һәм тәрбия бирергә инде әзер! -
КАҺВӘГӘ БӘЯЛӘР АРТАЧАК!?
Латин Америкасында һәм Азиядә каһвә уңышы белән бәйле проблемалар дөнья базарында инде чагылыш тапкан, тиздән Россиядә дә бәяләр арту көтелә. Бу хакта Милли технологик инициативаның FoodNet эшче төркеме экспертлары хәбәр итә. -
«РӘХМӘТ, УКЫТУЧЫ!» АКЦИЯСЕНДӘ КАЗАН ДА КАТНАШТЫ: МӨГАЛЛИМНӘРГӘ 200 КӨНБАГЫШ ЧӘЧКӘСЕ БҮЛӘК ИТЕЛДЕ
Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Искәртеп узарга кирәк, әлеге чара 17–31 август аралыгында Россиянең 79 төбәгендә узачак. -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТТЫРА һәм... КИТАП УКУНЫҢ БАШКА ФАЙДАЛЫ ЯКЛАРЫН БАРЛЫЙБЫЗ
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыкта ачык зиһенле калып була. Моның бер чарасы – китап уку. Китап укуның моннан тыш та күп файдалы яклары бар, берничәсе шулай ук әлеге язмада -
КИТАП БЕЛӘН ДУСМЫ БЕЗ? яки КИТАП УКУЧЫЛАР ТУРЫНДА СТАТИСТИКА
«Китап – иң яхшы дус» – дигән мәкальне барыбыз да белә, тик әлеге дус белән аралар ерагая барганын һәм мөнәсәбәтләрнең суына башлавын аңлап җиткермибез бугай. Соңгы арада китап уку кимеде, дип әйтергә яратабыз. Бу чынлап та шулаймы? Китап укучылар кайсы илләрдә күбрәк? Сораулар күп, хәзер барысын да тәртип буенча карап узарбыз! -
«ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ: КАТНАШЫРГА ҺӘМ АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР ОТАРГА ӨЛГЕР!
«Гомумән алганда, алдагы елларда иң күп катнашучылар саны Татарстаннан булды. Төп максатларыбызның берсе – «ТАТАР СҮЗЕ»н зур мәйданга чыгарып, сибелеп яшәүче татарларны бу бәйгегә җәлеп итү. Теге елны, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль район вәкилләре актив катнашты. Иң сөендергәне – бәйгебездә Италия, Төркия, Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан татарлары да бар иде. Шунысы кызык, биредә 2дән алып 102 яшькә кадәрге кешеләр көч сынашты!» -
КИЕМДӘГЕ ЧИРӘМ ТАПЛАРЫ БЕЛӘН КӨРӘШӘБЕЗ
Җәен балалар чирәмдә уйнарга бик ярата, ә әти-әниләр аларның киемнәрендә барлыкка килгән яшел таплар белән көрәшергә бер дә яратмый. Шуңа күрә чирәм эзеннән котылу өчен өч ысул тәкъдим итәргә булдык. Мыегыгызга чорнап куярга киңәш итәбез. -
АВГУСТ: ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ТӘМЛЕ ЯШЕЛЧӘ, ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР СЕЗОНЫ
Тәрәзә артында кояшлы, эссе көннәр торган арада, безнең организм җиңел, аз калорияле һәм шул ук вакытта тәмле ризыкларга мохтаҗ. Җәйнең соңгы аенда рационга, һичшиксез, витаминнарга бай һәм энергия өсти торган сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш керергә тиеш. Ниндиләре? Хәзер барларбыз! -
ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ КОМИССИЯ ВӘКИЛЛӘРЕ «МӘГЪНӘЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ» ФОРУМЫНДА КАТНАШТЫ
«Мәгънәләр территориясе» – 2015 елдан башлап һәр җәй саен үткәрелә торган Бөтенроссия яшьләр форумы. Аның составында республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе вәкилләре дә бар. -
КАЯ УКЫРГА КЕРЕРГӘ ҺӘМ ОТТЫРМАСКА: ТАТАРСТАНДАГЫ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА 2022 ЕЛГЫ РЕЙТИНГ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Уку йортын сайлау – тормыш юлын сайлау, дигән сүз. Бу – иң мөһим адымнарның берсе, биредә ялгышмаска, ашыкмаска-кабаланмаска һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк. Шуңа күрә ата-аналарга, мәктәп укучыларына, абитуриентларга әлеге язманы карап чыгарга киңәш итәбез. Чөнки, ниһаять, «ПромРейтинг» агентлыгы Татарстан Республикасындагы югары уку йортларының традицион җәйге тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте! -
«ШАЛТ, МӨХӘММӘТҖАН» ПРОЕКТЫ ЮМОР СӨЮЧЕЛӘРНЕ БЕР УРЫНГА ҖЫЙДЫ!
26 июль көнне StandUp Club Kazan мәйданчыгы янә юмор сөюче татарларны үзенә җыйды. Биредә «Шалт, Мөхәммәтҗан!» тапшыруының чираттагы өч чыгарылышы төшерелде. Искәртеп узабыз, әлеге татар телле бәйге кысаларында катнашучылар стендап, миниатюра, импровизация жанрларында 10 000 сумлык бүләк өчен көч сынаша! Проектны исә "Әйдә ШаяРТ" Татар лигасының оештыручылары тәкъдим итә. «Шалт, Мөхәммәтҗан»да катнашучылар арасында шулай ук татарча юмор дөньясында күпләргә таныш исемнәр дә яңгырады. Әйтик, Артур Сабиров, «Майлы» төркеме, Ленар Мамадыш Галәү, Ләйлә Лерон, Лия Моррис... Яңа исемнәр дә бар икәнен ассызыклап узарга кирәк: Руслан Матай, Айназ Абдуллин һ.б. Тулырак әлеге проект һәм, гомумән, татар юморы хакында журналның сентябрь санында укый алачаксыз. Шулай ук TMTV телеканалы аша әлеге тапшыруны карарга онытмагыз! -
ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР: ГАДИ, ӘММА МӨҺИМ КАГЫЙДӘЛӘР
Җәй җитте исә авылда тормыш гөрли башлый: балалар тавышы арта, кичке урамнарда хәрәкәт, активлык сизелерлек дәрәҗәдә арта. Ә сәбәбе бик гади: каникул чорында шәһәрдән авылга балалар һәм яшүсмерләр кайта! Искәртеп узарга кирәк, кайда гына булуга карамастан, аларның иминлеге беренче урында булырга тиеш! Шуңа күрә әлеге язмада иң кирәкле төп кагыйдәләрне билгеләп узарга булдык. Киттек! -
ИТТӘН БАШ ТАРТУ: ЯКЫННАРГА НИЧЕК АҢЛАТЫРГА?
«Күптән түгел иттән баш тарттым, чөнки хайваннарны кызганам... Әти-әнием, авыр булса да, моның белән килеште, ә менә әби авылга кайткан саен “башымны ашый”. Итне, итле ризыкларны мәҗбүриләп ашатмакчы була». -
«ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАНДА БОРЧУЛАРЫМ ОНЫТЫЛА КЕБЕК...»
«Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә күп утыра башладым, буш вакыт булган саен, лентаны актарам, мең дә бер видео карыйм. Аннары үземне вакытны бушка әрәм иткәнгә сүгәм, әни дә орыша. Тик телефонда утырганда борчуларым бераз онытыла кебек, шуңа туктавы да кыен...»
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК