Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР: ГАДИ, ӘММА МӨҺИМ КАГЫЙДӘЛӘР

Җәй җитте исә авылда тормыш гөрли башлый: балалар тавышы арта, кичке урамнарда хәрәкәт, активлык сизелерлек дәрәҗәдә арта. Ә сәбәбе бик гади: каникул чорында шәһәрдән авылга балалар һәм яшүсмерләр кайта! Искәртеп узарга кирәк, кайда гына булуга карамастан, аларның иминлеге беренче урында булырга тиеш! Шуңа күрә әлеге язмада иң кирәкле төп кагыйдәләрне билгеләп узарга булдык. Киттек!

1. Балалар, яшүсмерләр һәм әти-әниләр, куен дәфтәренә теркәп куегыз: Татарстанда 18 яше тулмаганнарга 1 сентябрьдән 31 майга кадәр – 22:00-6:00 сәгатьләрдә, 1 июньнән 31 августка кадәр – 23:00-6:00 сәгатьләрдә урамда ялгыз (әти-әнисе яисә аларны алыштырырдай якын туганыннан башка) йөрү тыела!

2. Егетләр еш кына кичке якта «текәләнеп» мотоциклларда җилдерергә ярата. Игътибар: мопед-скутерларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми, биредә «А1» категориясендәге юл йөрү танкылыгы кирәк. Ә мотоциклда, шулай ук, махсус таныклык белән, бары 18 тулгач йөрергә ярый.

3. Җәй айларын табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый... Әйтик урманга бару. Биредә дә кагыйдәләр бар: аякта – резин итек, өстә – тәнне каплап торган кием һәм, иң мөһиме, баш киеме булырга тиеш. Томанлы, яңгырлы көннәрдә исә үзең генә урманга керергә киңәш ителми. Шулай ук учак ягарга ярамый!

4. Су коенырга да берүзең генә йөрү киңәш ителми, аеруча йөзә белмәсәң. Биредәге кагыйдәләргә килсәк, алар мондый: дулкын көчле булганда суга керү тыела; әгәр агым алып китә икән, аңа каршы йөзәргә кирәкми (чөнки хәлне ала), бу очракта агым уңаена яр буена йөзеп чыгу ягын карарга кирәк. Ә инде су коенырга һава температурасы + 20-25 градус, ә суныкы + 17-19 булганда гына кереп, биредә 30 минуттан да озаккарак калмаска, температура түбән булганда – 5-6 минут та җитә икәнен әйтеп тору кирәкмидер, әйеме? J

5. «Урамда уйнаганда машина юлына чыкмаска» ише сүзләрне әйтеп тә тормыйбыз инде. Ә менә велосипедта ишегалларында һәм паркларда гына йөрергә була икәнен искәртеп узу кирәк. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, юл йөрү өлешендә велосипед белән идарә итү бары тик 14 яшьтән рөхсәт ителә икәнен да онытмагыз!

Дуслар, әлеге гади, әмма мөһим кагыйдә-киңәшләрне үтәсәгез, җәегез искиткеч узачак! Ышаныгыз безгә! Матур яллар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев