Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА УКУ ЕЛЫ – ӨР-ЯҢА БИНАДА: 18 ГИМНАЗИЯ АЧЫЛЫШЫННАН МИЗГЕЛЛӘР

1 сентябрь – белем бәйрәме 18 нче татар гимназиясе мөгаллимнәрен һәм укучыларын беренче тапкыр «Галәм» исемле яңа бинага җыйды. Яңартылган мәктәптә 670 укучы белем алачак, шуларның 95е беренче сыйныф. 41 педагог исә тырышып хезмәт куярга, балаларга белем һәм тәрбия бирергә инде әзер!

Искәртеп узарга кирәк, әлеге гимназия ике корпустан гыйбарәт. Элеккеге корпус 1982 елда балалар бакчасы буларак төзелгән һәм 1994 елда гимназия итеп үзгәртелгән була. Элегрәк мәктәп укучылары 240 урынлык булган 2600 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинада шөгыльләнгән. Яңа төзелгән корпус өч тапкырга зуррак, аның мәйданы якынча 10600 квадрат метр, өстәмә урыннар саны – 300.

«Мәктәп еллары һәрберебез өчен искиткеч матур, эчкерсез еллар. 18 нче гимназиябез чыннан да эчтәлеге белән милли мәгариф үзәге. Әлеге мәктәп шушындый матурлыкка, яңа бинага, һичшиксез, лаек иде. Шулай ук укытучыларга да зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Мөгаллим булу – ул зур җаваплы язмыш: җәмгыять алдында, халык алдында! Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: укытучыларны ихтирам итә белегез. Алар аерым язмыш кешеләре!» – дип сүз тотты ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдинова исә бүгенге озак көтелгән вакыйга уңаеннан хис-кичерешләре, рәхмәт һәм котлау сүзләре белән бүлеште. «Бу белем көне безнең гимназиябез өчен бик зур вакыйгалы, чөнки безнең бинабыз барлыкка килде. Киләчәктә аның рәхәтен күреп, тагын да югары үрләргә үсеп, яхшы билгеләр алып матур итеп укырга Аллаһ насыйп итсен. Бүгенге шатлык хисләре әйтеп бетергесез. Моңарчы балалар ике мәктәп арасында йөреп укыды, хәзер аларга яңа бинада уку мөмкинлеге тудырылды», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев